Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Соңга калмагыз!

16 сентябрьдә ТКХ чыгымнары өчен бирелә торган субсидияне алу өчен гаризаларны кабат теркәү башлана. Бүгенге көндә мондый төр субсидияне өч меңнән артык алабугалы ала.

Халыкны социаль яклау үзәгеннән хәбәр итүләренчә, ялгыз яшәүче пенсионерларга да яңадан теркәү үтәргә туры киләчәк. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен килә торган түләү квитанцияләренең аскы өлешендә сезгә бирелә торган субсидиянең тәмамлану срогы күрсәтелгән. Аны игътибар белән укыгыз.

Әгәр субсидия түләү срогы 30 сентябрьдә тәмамлана икән, сезгә 16 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр яңадан теркәлү үтәргә кирәк булачак. Шул вакытта сезгә киләсе субсидия 1 октябрьдән башлап 31 мартка кадәр түләнәчәк. 16-30 сентябрь аралыгында мөрәҗәгать итүчеләргә 2012 елның март - август айларына керемнәре турында белешмә алып килергә кирәк. 1-15 октябрьдә теркәлүчеләргә 2012 елның апрель аеннан сентябрьне кертеп керем турында белешмә алу зарур.

Субсидия алу срогы 31 октябрьдә тәмамланганда, 16 октябрьдән 15 ноябрьгәчә теркәү үтәргә кирәк. Бу очракта сезгә субсидия 2012 елның 1ноябреннән 30 апрельгә кадәр киләчәк. 16 октябрьдән 30 октябрьгәчә мөрәҗәгать иткәндә, сезгә керем турындагы белешмәне 2012 елның апреленнән сентябрь аен кертеп, 1-15 ноябрьдә мөрәҗәгать итүчеләргә 2012 елның май аеннан октябрьне кертеп алырга кирәк.

Субсидия бирү вакыты 30 ноябрьдә тәмамланса, 16 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр теркәлү зарур. Киләсе субсидия сезгә 1 декабрьдән 31 майга кадәр билгеләнәчәк. 16-30 ноябрьдә мөрәҗәгать иткәндә керем турында белешмәне 2012 елның май-октябрь айларына; 1-15 декабрьдә теркәлүчеләргә июнь-ноябрь айларына алып килергә кирәк.

Гражданнардан гариза кабул иткәндә кирәкле документларның төп нөсхәсе, ә беренче тапкыр мөрәҗәгать итүчеләрдән төп нөсхәсе белән бергә күчермәсе дә таләп ителә.

Халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Светлана Прохорова хәбәр иткәнчә, халыкны Спас урамы, 3 нче йорт адресы буенча дүшәмбе, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә иртәнге 8 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр кабул итәчәкләр (12 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр төшке аш вакыты). ТКХ хезмәтләре өчен субсидияләр түләү, балалар пособиесе турындагы сорауларыгыз булганда, 7-54-53 "ашыгыч линия" телефоны буенча шылтырата аласыз. "Ашыгыч линия" телефоны ял көннәреннән кала көн саен иртәнге сәгать 8 дән 17 сәгатькә кадәр (12-13 сәгатьтә төшке аш) эшли.

Налия Касыймова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев