Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Социаль ипотека” программасы буенча төзелә торган 4-5/17 номерлы йорт арендалы торак булачак

Әлеге йорттан фатир алырга тиешле гаиләләр, борчылып, безнең редакциягә шылтыраткан иде. Без, чиратта торучыларга ярдәм йөзеннән, Дәүләт торак фондына запрос юлладык. Шушы көннәрдә рәсми җавап алынды.

Хаттан аңлашылганча, махсус икътисадый зона статусы булган Алабуга шәһәрендә узган елның февралендә "2012-2015 елларда арендалы торак базарын үстерү" программасы кысаларында 4-5/17 йорты төзелешенә инвестицияләр кертү турында карар кабул ителгән. Бу вакытлы һәм даими эшкә җәлеп ителәчәк белгечләрне торак белән тәэмин итү өчен эшләнә.

Цитата: "Ул вакытка 156 фатирлы йортта 33 гаилә фатир сайлаган булган. Бу - социаль ипотека буенча инвестицион программага кертү мәсьәләсен карау өчен кирәк булган 50 проценттан азрак".

Шуны да әйтергә кирәк, 4-5/17 йортында социаль ипотека буенча фатир сайлаучылар инде беренче взнослар түләргә дә җитешкән. Кайберәүләр моның өчен кредит алган.

Дәүләт торак фонды белгечләре җавабында болай диелә: "Чиратта торучы гаиләләргә ясалган анализдан күренгәнчә, торак шартларын яхшыртырга теләүчеләр чиратына алар бары тик 2012 елда гына куелганнар. Күпчелегенең көтү вакыты бер елдан кимрәк (социаль ипотека системасы шарты буенча, торак бирү вакыты өч ел тәшкил итә). Беренчел взнослар күләме сайланган фатирның 7-10 процентын тәшкил итә. Чиратта торучылар акчаларын югалтмыйлар, чөнки займ килешүе буенча йортны куллануга тапшырганчы процентлар билгеләнми".

Хәзер бу гаиләләргә фатирларны 4-5/16 номерлы йортта сайларга тәкъдим ителә (анда барлыгы 12 фатир бар, шуларның 56сы - буш).

4-5/16 йортында фатирлар конкурсы инде үткән, чиратта торучы гаиләләргә фатир номерларын атаганнар, тик әлегә килешү төзелмәгән.

Конкурста катнашучыларның берсе булган Вероника Харисова әйтүенчә, хәзер 4-5/16 йортында ике бүлмәле фатирлар барысына да җитми. Моннан тыш, бу 33 гаиләгә сайлаганнан калган фатирларны алырга туры киләчәк, ә алар сигезенче каттан бишенчегә кадәр һәм йортның ян-ягында гына калган.

Чиратта торучы бу гаиләләр әлеге вәзгыятьнең нибары бер уңай ягын гына таба: бу 16 нчы йортта бер квадрат метр очсызрак, ул 27 мең түгел, ә 26 мең тора.

- Прогрммада катнашучыларның күбесе фондка ышаныч югалтты һәм хәзер инде үз язмышларының хәл ителүен көтә. Фатир алуны көтү һәм аны алу шатлыгын без инде сизмибез.

"Социаль ипотека" программасы буенча торакның киләчәктә дә төзелүе 2014 елга Дәүләт торак фондының инвестицион программасына бәйле. Моннан тыш, торакның никадәр дәрәҗәдә кирәк булуы да исәпкә алыначак.

Алия ДӘҮЛӘТОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев