Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Социаль хезмәтләрме, акчалата ярдәмме?

«Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» ТР законы нигезендә сырхауханә бушлай өстәмә дарулар белән тәэмин итә.

Өстәмә дару белән түбәндәге категориягә керүчеләр тәэмин ителә.
Федераль ташламага ия булучылар:
- Бөек Ватан сугышы инвалидлары;
- Бөек Ватан сугышында катнашучылар;
- хәрби хәрәкәт ветераннары;
- блокадада булганнар;
- Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, хәрби хәрәкәт ветераннарының гаилә әгъзалары;
- I-III төркем инвалидлар;
- чернобыльчеләр;
- концлагерь тоткыннары.

Төбәк ташламага ия булучылар: 
- 3 яшькә кадәрге балалар.

Түбәндәге авырулардан интегүче пациентлар:
- шеш авырулары (онкология);
- СПИД, ВИЧ-инфекция;
- нур авыруы;
- үпкә авыруы (туберкулез);
- бума ютәл (бронхиаль астма);
- миокард инфаркты (беренче алты ай);
- шикәрсез диабет;
- шикәр чире;
- глаукома, катаракта;
- психик авырулар;
- эпилепсия;
- хроник обструктив бронхит;
- озакка сузылган авыр тире авырулары;
- ревматоидлы артрит һәм башкалар.

Күп чыгымлы авырулы пациентлар: 
- онкогематология;
- таркау склероз;
- муковисцидоз;
- гемофилия;
- органнар трансплантациясе;
- гипофизар нанизм.

Сирәк авырулы пациентлар
Инвалидлыгы булган затларга дәүләт сайлау хокукы бирә: социаль хезмәтләр тупланмасы буенча ташламаны саклау яисә аның акчалата бәясен алу. Еш кына, даруга дигән акчаларны пациентлар кредит түләүгә, балаларына һәм оныкларына ярдәмгә тота. Бәлки, авыру көчәядер (яңа чир барлыкка килә яисә авыру катлаулана) һәм кыйммәтрәк дару препаратлары таләп ителә. Пациентка сайларга кала: акча каян алырга һәм дәваланыргамы?
Ташламадан баш тартканда, ел дәвамында аны кире кайтарып булмый. Шәһәр Пенсия фондына ташламаны кире кайтару/ташламадан баш тарту турында гариза язу көне — ел саен 1 октябрьдән, гамәлдә булу вакыты киләсе елның 1 гыйнварыннан башлана, шуңа күрә ташламаны кире кайтаруга гариза язып та, дару препаратын сез, әгәр ул сезнең өчен яздырылып куелган булса, гыйнварда гына ала аласыз. Сезнең дару чараларына ташламаны кире кайтаруыгызны участок табибы белеп торырга тиеш. Даруларны алып кайтуга гаризада препарат язылмаган булса, әлеге препаратны өстәмә бүлеп бирү турында ТР Сәламәтлек министрлыгының Фармация буенча идарәсенә хат җибәреләчәк. 
Алабуга үзәк район хастаханәсенең медицина-профилактика кабинеты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев