Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Спорт җиңүләренә – яңа бәяләр белән

Райондагы спорт корылмалары хезмәтләренә бәяләр арту турында яңалык алабугалылар арасында төрле фикерләр тудырды. Хәлне аңлатуларын сорап, без Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Александр Крыловка мөрәҗәгать иттек.

Соңгы тапкыр бәяләр 2013 елда күтәрелгән иде, район башлыгы Геннадий Емельянов кушуы буенча, шуннан бирле аларның үзгәргәне булмады. Пенсионерлар исә бассейн һәм спорт залларына бушлай йөрү хокукын алган иде.

− Республиканың салым хезмәте, казначылык һәм Финанслар министрлыгының бердәм коллегиясеннән соң чыккан карар нигезендә, муниципаль бюджет һәм автоном учреждениеләр башкарган түләүле хезмәтләрдән керемнең 75 проценты безнең хезмәткәрләргә эш хакын түләүгә китә. Элек 50 проценты күчерелә иде. Ягъни, безнең спорт корылмаларын карап тотуга 25 процент кына кала. Исәпләгәннән соң, бу гына аз дигән фикергә килдек, чөнки спорт объектларыбыз аз түгел. Мәсәлән, соңгы елларда Хлыстовода физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылды, аны тотуга керемнең 50 проценты, Танайкадагы физкультура-сәламәтләндерү комплексы өчен - 25 проценты, "Бердәм Россия" спорткомплексына - икедән өч өлеше бүленә, − ди Александр Крылов.

Моннан тыш, спорт корылмалары хезмәтләренә бәя күтәрүне хәл иткәндә, бәяләрнең республикадагы башка районнарныкы белән чагыштырма характеристикасы каралды. Бездә боз сараенда тимераякта шуу зурлар өчен 80 сум, балалар өчен - 40 сум, Лениногорскида - 170 һәм 120 сум, Бөгелмәдә - 150 һәм 100 сум, Норлатта - 120 һәм 70 сум, Менделеевскида - 80 һәм 50 сум. Бассейнда йөзү Алабугада 80 һәм 40 сум, Яр Чаллыда - 200 һәм 100 сум, Актанышта - 100 һәм 60 сум, Зәйдәв - 110 һәм 60 сум.

− 2013 елдан алып, торак-коммуналь хезмәтләргә түләү берничә тапкыр күтәрелде. Безнең корылмалар 25 гектар мәйдан били, аларга да хезмәт күрсәтелә, үләннәрне чабуны гына алыйк, − дип өстәде Александр Крылов.

Әйтергә кирәк, ярты елда районыбызның спорт объектларын алабугалылар 500 мең тапкыр килеп китте. Соңгы 5 елда бушлай шөгыльләнүчеләр: күп балалы гаиләләр, пенсионерлар, укучылар, инвалидлар, балалар йорты һәм балалар приютында тәрбияләнүчеләр өчен сәгатьләр саны артты. Спорт корылмалары хезмәтләренең яңа бәяләрен elabuga-rt.ru сайтыннан карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев