Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Су кичкә булачак!

Алабуганың гадәттән тыш хәлләр идарәсе җитәкчесе урынбасары Николай Доронин бүген иртән туры эфирда үзәк суүткәргечтә килеп чыккан авария турында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, беренче авария 30 мартта иртәнге алтынчы яртыда Менделеевск районының Песәй авылы тирәсендәге Турай станциясендә урнашкан суүтәкргеч магистралендә килеп чыккан иде. Суүтәкргечтәге һәлакәтнең төп сәбәбе: климатик шартлар аркасында башланган грунт хәрәкәте 1000 сантиметрлы торбада өзеклек китереп чыгара. Нәтиҗәдә, Алабуганың 80 процент халкы сусыз калды. Әлеге торбаны төзәтеп, шәһәргә су һәм җылылык бирелә башлау белән шул ук суүткәргечтә икенче өзеклек килеп чыкты. Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе әгъзасы Николай Доронин әйтүенчә, бу юлы ул Менделеев районы Енабердино авылы тирәсендә барлыкка килгән.

Хәзерге вакытта шәһәрдә җылылык тулысынча торгызылды, бары тик 6 нчы микрорайонда гына торбалар бераз соңрак җылыначак, диде җитәкче.

Беренче авария вакытында ук һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү буенча төзелгән штаб тәүлек буе, ялсыз эшли. Штабны Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Фәрит Хәнифов җитәкли.

Шәһәрдә су белән тәэмин итүнең 14 пункты оештырылды. Алар түбәндәге адреслар буенча урнашкан: Тынычлык проспекты, 16; "Иллюзион" кинотеатры; 37нче кибет, "Березка" сәүдә үзәге; 6, 8, 1 нче мәктәп; 12 микрорайондагы Үзәк базар; Камал урамы, 31; "Колос" (шәһәрнең аскы өлеше); "Болгар" (Поле чудес). Социаль объектларга, Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесенә, "Алабуга" МИЗына аерым су машиналары беркетелгән. Барлыгы 31 машина су ташуга җәлеп ителгән, шуларның унбере - Алабуганыкы. Калганнары Чаллы, Менделеев, Мамадыштан килгән машиналар.

Балалар бакчалары су белән тәэмин ителде, балаларны көненә өч тапкыр ашату оештырылды, диде Николай Доронин. Шул ук вакытта әлеге су табиблар тарафыннан яхшылап тикшерелә. Мәктәпләрдә исә төшке ашлар бүген булмаячак.

- Алабугада су көндезге сәгать өчтә бирелә башлаячак. Тик фатирларга ул система тулганнан соң гына, якынча кичке алтыларда килеп җитәчәк, - диде Н.Доронин.

Без дә, үз чиратыбызда, паникага бирелмичә, сабырлык җыеп, көтәргә киңәш итәбез. Җитәкчелек кул кушырып утырмый. Ә өзелгән торбаларны ялгаучы эшчеләр хезмәтенә баш ияргә кирәк. Шунысы да бар, әлеге суүтәкргеч 90 нчы елларда төзелгән һәм хәзерге вакытта ул 80 һәм аннан да югарырк процентка таушалган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250