Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сугыш яралары сыкраса да, каһарманлык рухка көч өсти

Бүген Алабугада Сталинград сугышында катнашучы өч ветеран яши. Туган илнең бер карышын да дошманга бирмәс өчен көрәшүчеләр хәтерендә калган вакыйгалар, искә төшкән саен яңарып, йөрәкне әрнетә.

Быел Сталинград янында совет гаскәрләренең җиңү яулавына 74 ел тулды. Сталинград көрәше (1942 елның 17 июленнән - 1943 елның 2 февраленә кадәр) Бөек Ватан сугышында бөек борылыш чоры булды. Бу җиңү илебезгә бик кыйммәткә төште: Сталинград янында Совет Армиясе 1 миллион 200 мең кешесен югалтты. 1943 елның февраленнән соң, Кызыл Армия барлык совет-герман фронты буенча стратегик һөҗүм башлады. Ул 1945 елның 9 маенда Бөек Җиңү белән тәмамланды.

Мирзахмәт Муллахмәт улы Муллахмәтов

Ул 1922 елның 17 августында Иске Юраш авылында дөньяга килгән. Сугышка кадәр уку өе мөдире, авыл Советы сәркатибе вазифаларын башкарган.

Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елның 14 сентябрендә фронтка китә. Смоленск өлкәсенең Ельна шәһәре тирәсендә һава десанты гаскәрләрендә, Мәскәү янындагы Люберцы шәһәрендә пехота-укчылар дивизиясендә хезмәт итә. 1942 елның 3 сентябрендә Сталинград тирәсенә эләгә. 11 көн узгач, Мирзахмәт Муллахмәт улы Мамай курганында барган көрәшләрдә контузия ала, әмма шәһәрне саклавын дәвам итә.

- Немец төркемен юк итү өчен, 28 кешедән торган взвод җибәрелде, әмма немецлар 200 кешедән артык булып чыкты. 17 октябрьдә Совет гаскәрләренә каршы Румыния полкы һөҗүм башлады, монда мин дә яраландым. Җәрәхәт алганга, мине Сталинградтан Казан шәһәре госпиталенә озаттылар, - дип искә ала ветеран.

Дәваланганнан соң, Мирзахмәт Муллахмәт улы Курск дугасына наводчик итеп җибәрелә, аннары сугыш ахырына кадәр орудие командиры була. Җиңүне Чехословакиянең Прага каласында каршы ала. 1947 елга кадәр Мурманск су асты флотында хезмәт итә. 1947 елда гына туган йортына әйләнеп кайта, колхозда хисапчы, аннан соң 35 ел буе колхоз рәисе булып эшли.

Мирзахмәт Муллахмәтов Ватан сугышы ордены, 3нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән, аның ике "Батырлык өчен", "Сугышчан хезмәтләре өчен", "Сталинград оборонасы өчен" һәм башка медальләре бар.

Миңнемулла Нәҗип улы Нәҗипов

1918 елның 28 мартында Алабуга районының Көек авылында туган егет Армия хезмәтен Ленинградта башлап җибәргән. Ул хезмәт иткән вакытта, Бөек Ватан сугышы башланып китә.

Өлкән сержант Миңнемулла Нәҗип улы Сталинград сугышында, Курс дугасында катнаша, Белоруссияне, Варшаваны үтә. Одр елгасында (Германия) фашист пулясы аны яралый, шуңа күрә Җиңү көнен госпитальдә каршыларга туры килә. 1946 елда туган җиренә әйләнеп кайту бәхете насыйп була. Фронтка киткән 7 бертуганыннан тик өчесе генә исән-сау әйләнеп кайткан булган.

Миңнемулла Нәҗипов 1 һәм 2нче дәрәҗә "Бөек Ватан сугышы" ордены, "Кызыл Йолдыз" ордены, "Сталинград оборонасы өчен", "Батырлык һәм сугышчан хезмәтләре өчен" һәм башка медальләр белән бүләкләнгән.

Миңнемулла бабайның 10 оныгы, 5 оныкчыгы бар инде. Көр күңелле, аралашучан ветеранга быел 99 яшь тула.

Николай Сергеевич Фирстов

1922 елның 6 мартында туган.

-1942 елның июль уртасында, Харьков янында фронтны өзеп, фашистлар Сталинградка таба якыная башладылар. Мин Сталинградны саклый торган 62нче армиядә идем; Суровкино станциясе тирәсендә авыр оборона сугышлары алып барган 147нче укчылар дивизиясе составында дошманга каршы көрәштем. 1942 елда радистка Мария белән немецлар тылына разведкага җибәрделәр. 17 декабрьдә мине, партизан дип шикләнеп, румыннар кулга алды. 1942 ел ахырында Сталинград читендә башым бик нык яраланды һәм мине госпитальгә озаттылар. Терелеп чыккач, үземнең 62нче армиямә кайттым",- дип сөйли ветеран.

1943 елның 2 февралендә Иделдәге бөек бәрелеш 22нче дивизия боҗрасына кысрыкланган немец-фашист гаскәрләренең тулысынча тар-мар ителүе белән тәмамлана. Безнең гаскәрләр 91 меңнән артык дошманны әсирлеккә төшерә, алар арасында 2500 офицер, 24 генерал, 1 фельдмаршал булганы билгеле. 1945 елда Николай Сергеевич Бөек Ватан сугышы инвалиды булып туган йортына әйләнеп кайта.

Николай Фирстов "Кызыл байрак" ордены, 1нче дәрәҗә "Бөек Ватан сугышы" ордены, "Сталинград оборонасы өчен" һәм башка медальләр белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев