Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сугышта курку хисе юкка чыга

Бүген Россиядә совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылуына 28 ел тулуы билгеләп үтелә. Бу җәһәннәмдә күп кенә алабугалыларга да булырга туры килде, берәүләр җитди яраланды, икенчеләр бөтенләй әйләнеп кайтмады.

Сергей Зубков Алабуга районының Черкас авылында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 18 яше тулуга, хәрби хезмәткә чакырылган. Анда ул 350нче полкның сапер ротасына эләгеп, Әфган сугышына озатылган.

Ел ярым эчендә булган һәр вакыйганы, һәр махсус операцияне хәтерли Сергей, шуларның берсе өчен аңа Кызыл Йолдыз ордены бирелгән.

− Хуркабуль тарлавыгы районында барган бу олы операция вакытында аеруча саперлар үзен күрсәтте, − дип искә ала Сергей Павлович. - Армиядә мин танк йөрттем, 11 тапкыр снаряд эләгеп, шартладым, могҗиза белән генә исән калдым. Операцияләр барышында минем машина колонна башында тора иде, әмма бервакыт рация бозылды, һәм мине өченче итеп куйдылар - шул очрак мине саклап калды, чөнки беренче булып баручы егетләр тереләй янды.

Әйтергә кирәк, җирле кешеләр аларга дустанә мөнәсәбәттә була, хәтта яшеренгән дошманнар турында кисәтеп торалар.

− Без даими рәвештә Кабул буенча патрульгә чыга һәм кибет (дукан) янында туктала идек. Менә бу фоторәсем шунда 1982 елда төшерелгән. Җирле активист-комсомол Рәхим (әфганлылар үзләрен шулай атый иде) белән истәлеккә фото ясадык. Ничек кенә гаҗәп булмасын, ләкин халык корал тоткан килеш тыныч кына йөри, без алардан шүрләми идек, алар бик гадел һәм аркага төбәп атмаячак. Кибетләргә йозак та куелмаган, беркем дә урлашмагач, аларның нигә кирәге бар? - ди Сергей Зубков.

Аның сүзләренә караганда, кибет ерак булганга, акчаны совет солдатлары тирәсендә бөтерелгән малайларга тапшыра торган булганнар. Башка урынга чакырылган очракта, бача (малай) сатып алынган суны солдатларның берәрсе артыннан җибәрә торган булган.

− Бер дә курыкмый торган кеше юк, тик сугышта курку хисе югала, − ди ул.

Сергей Зубков илгә орден белән генә түгел, бүгенгәчә борчып торган яра да алып кайта. Гаиләсе аңа һәрчак ярдәм итә. Аны ике ел армиядән көтеп алган тормыш иптәше Валентина Николаевна, ике улы һәм дүрт оныгы аның хәрби үткәне турында сөйләгәннәрен горурланып тыңлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев