Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Суүткәргечтә авария: көн артыннан көн...

Алабугалыларның яртысыннан артыграгы өч көн дәвамында сусыз утырды. Менделеев районы Турай суүткәргечендәге авария - моның төп сәбәбе булды.

Җомга көн кич белән эштән кайткан алабугалыларның күпчелеге краннарда кайнар һәм салкын суның юклыгын ачыклады. Хәер, кайбер микрорайоннарда ул кичен үк туктаган иде инде. Бу - суүткәргечтә авария булуга бәйле иде. Ул көнне район башкарма комитетыннан хәбәр итүләренчә, зыян килгән урын ачыкланган, авария бригадасы төне буе эшләячәк, ә вәзгыять иртән ачыкланачак иде. Әгәр ремонт эшләре озакка сузылса, шәһәр микрорайоннарына су китереләчәк.

Бу вакытта әле авария масштабын берәү дә күз алдына китерә алмый иде. Ашыгыч рәвештә гадәттән тыш хәл комиссиясе оештырылды, аның составына район башлыгы Геннадий Емельянов, ТРның Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Фәрит Хәнифов, ПТС, "Водоканал", шәһәр оешмалары һәм предприятиеләр, идарәче компанияләр җитәкчеләре кертелде. Комиссиянең ике утырышы бер-бер артлы төнлә үтте, шул исәптән - авария урынында да.

"Алабуга һәм Менделеев шәһәрләрендә яшәүчеләрнең күпчелеген судан мәхрүм иткән авария Турай суҗыйгычы янында булды (1 метрлы торба тишелгән иде). Проблема көчле контрольгә алынды. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенең Алабуга бүлеге җитәкчесе урынбасары Николай Доронин хәбәр итүенчә, ябыштыру эшләре көннең яртысына төгәлләнәчәк, әмма торбада су калмаганлыктан ул алабугалыларга кичке 19 сәгатьтә генә килеп җитәчәк. Халыкка су китерү өчен җаваплы компанияләр билгеләнде, дип хәбәр итте ТКХ департаменты башлыгы Елена Сермеева" дип язылды редакция сайтында. Техник һәм эчә торган су китереләчәк пунктлар исемлеге дә игълан ителде.

Чыннан да, күпчелек алабугалыга су кичен һәм төнлә китерелде. Якшәмбедә, ягъни 1 апрельдә вәзгыять турында мәгълүмат алу өчен журналистлар шәһәр-район башкарма комитетында, "Водоканал"да һәм ПТС котельныенда булды. Әмма кичен көтмәгәндә авариянең бетерелмәве ачыкланды, сәбәбе - линиядә икенче өзеклек табылу. Көлке көне булуга карамастан, журналистларны моның шаяру түгеллегенә инандырдылар. Төн уртасына кадәр комиссиянең ашыгыч киңәшмәсе үткәрелде, анда редакция әгъзалары да катнашты.

Дүшәмбе, 2 апрельдә, республика премьер-министры вәзгыятьне үз контроленә алды һәм шәһәр-район башлыгы, комиссия членнары белән бергә авария урынына юл тотты. Линиядә өзеклекләр берничә урында ачыкланды - төзекләндерү эшләре вакытында төшергән рәсемнәр әнә шул турыда сөйли. (Газета сайтыннан карарга була).

Салкында һәм юештә тракторлар, ут сүндерү машиналары әледән-әле батып калган басу уртасында тәүлек әйләнә линиядәге өзеклекләр эзләнде һәм ябыштыру эшләре алып барылды. Ә бу вакытта алабугалылар су китергән машиналар янында чиратка тезелде. Алабуга районы башлыгы һәм премьер-министр белән әңгәмәдә алар барлыкка килгән вәзгыятьнең бар авырлыгын аңлауларын белдерделәр. Бу көннәрдә барысы да бер генә сорау бирде: су кайчан булачак?

Кичә иртән, 3 апрельдә Илдар Халиков үткәргән гадәтттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында, күптән көтелгән яңалык җиткерделәр: авария юкка чыгарылган һәм линиядә өстәмә проблемалар килеп чыкмаса, алабугалылар суны кичкә алачак. Суүткәргечнең эшен тулысынча тикшерү өчен сәгать унберләр тирәсендә трассаны вертолетта карап чыгу оештырылды. (Беренче авария урыны Алабугадан 47 километр ераклыкта урнашкан).

Бу көннәрдә күпчелек йортларга җылылык бирелеп торды. Алабуга җылылык челтәрләренә төннәрен су китерелде һәм барлык котельныйлар көчәйтелгән режимда эшләде.

Киңәшмәдә район башлыгы Геннадий Емельянов бу көннәрдә тәүлек буе эшләгән идарәче компанияләргә, су ташу өчен сөт машиналары һәм шоферлар биргән "Алабуга сөте"нә, "Водоканал", ПТС хезмәткәрләренә, төзелеш министрлыгына зур рәхмәт белдерде. "Эшкә җаваплы карап, бар көчегезне биреп эшләмәгән булсагыз, проблемалар өч тапкыр күбрәк булган булыр иде", - диде Геннадий Егорович.

ТРның ТКХ һәм төзелеш министры Ирек Фәйзуллин әйтүенчә, барлык структуралар авария вакытында яхшы оешканлык һәм бердәмлек күрсәтте.

- Мондый авариянең бездә күптән булганы юк, - диде Ирек Әнвәрович.- Моны Әгерҗе һәм Әлмәттәге вакыйгалар белән чагыштырырга була. Анда да шәһәр халкы утсыз һәм сусыз калган иде. Тик монда җитәкчелек тизрәк эш итте. Барлык хезмәтләргә һәм җитәкчеләргә рәхмәт әйтергә кирәк.

Республика премьер-министры Алабуга шәһәрен су белән тәэмин итү системасын камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләргә дигән йөкләмә бирде.

Налия Касыймова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев