Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Свердлов өлкәсе ветераннары Алабуга җирендә

Теплоходта килүче Свердлов өлкәсе Ветераннар советы делегациясен Алабугада җыр һәм биюләр белән каршы алдылар. Делегация башлыгы - авиация генерал-майоры Юрий Судаков.

Аларны социаль ярдәм Идарәссе башлыгы Светлана Прохорова һәм Алабуга районы Ветераннар советы рәисе Надежда Грахова сәламләде. Алар Свердлов өлкәсе ветераннарының безгә беренче тапкыр гына килмәүләрен һәм һәр күлүләрендә аларның яңа кәеф алып килүләрен әйтте. Алабугалылар кунакларга һәрчак кызыклы программа әзерләргә тырышалар. Бу юлы да программа киң колачлы иде - Тарловка авылындагы туганнар каберлегендә булдылар, Хәтер мемориалында Батырларга чәчәкләр кую, Хәтер музеена сәяхәт. Шулай ук Свердлов ветераннары делегациясе РФ атказанган артисты Иван Пермяков белән бергәлектә шәһәр мәдәният сараеның кече залында концертт программасы белән чыгыш ясады.

Тарловка авылындагы туганнар каберлеге кунакларда зур кичерешлрә калдырды. Туганнар каберлегендә төрле милләттән, төрле җирдән 181 советлар герое күмелгән, шул исәптә Свердлов кешеләре дә бар. Тарловка мәктәбе укучылары 1985 елдан башлап үлүчеләр исемлеген ел саен торгыза, күмелгән солдатларның туганнары белән аралашып тора.

- Бу мемориаль комплексның яхшы торышта булуына сөенәм. Безнең өлкәдә кайбер каберлекләр бик начар хәлдә. Сезнең белән очрашу мөмкинлеге туганга, без тыныч күк астында яшәсен өчен күп көч куйган кешеләргә чәчәкләр куюыбызга бик шатбыз. Иң кыйммәтлесе - дөнья, - дип билгеләп үтте Юрий Судаков.

Генерал майор укучыларга мөрәҗәгать итеп, аларны гел шулай үз максатларына тугъры калырга чакырды. Ул мәктәпкә укырга кергәнче үзенең очучы булырга теләгәнен һәм шул максатына ирешүен әйтте.

Бөек ватан сугышы елларында һәак булучыларны бер минут тынлык белән исәк алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар.

Ветераннар Тарловка мәктәбе музеена керми китә алмадылар. Биредә Юрий Судаков укучылар белән аралашты, кем булырга теләүләре белән танышты. Очучы булырга теләүчеләргә булышачагын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев