Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сыра сатуны чикләргә кирәкме?

Тәмәке тарту кебек начар гадәттән һәм ярты төн уртасында чираттагы алкоголь порциясе артыннан кибеткә "йөгереп килү" традициясеннән күпләр үз көчләре белән арына алмый.

Соңгы арада Россия хөкүмәте спиртлы эчемлек һәм тәмәке сатуга юнәлтелгән кырыс чаралар белән милләт сәламәтлеге өчен көрәшә (күпләр аларның кыйбатлануын сизгән һәм сигарет капларындагы язуларны күргәндер). Әлеге сәясәткә алабугалыларның мөнәсәбәтен без урамда, кибеттә һәм шәһәр учреждениеләрендә белдек.

Клара Нуретдинова, техник:

- Мондый законнарның кирәк булуы белән тулысынча килешәм. Тәмәке һәм спиртлы эчемлекләр сатуга мин катгый каршы. Әлеге продукция белән тиешле дәрәҗәдә генә сату итсеннәр иде. Үзем дә тартмыйм, гаиләм дә. Бер язу гына бу начар гадәтне җиңә алмас дип уйлыйм.

Михаил, машина йөртүче:

- Спиртлы эчемлекләрне төнлә сатарга кирәкми. Көндез сатылганы да җитә. Безнең вакытта мондый эчемлекне кичке җидедән көндезге унбергә кадәр сатмыйлар иде. Моны дөрес дип саныйм.

Ольга һәм Марат Әхмәтҗановлар:

- Әлеге закон кирәк дип уйлыйбыз. Яшьләр начар гадәтләрдән арынсын иде. Без үзебез сәламәт тормыш рәвеше алып барабыз, тартмыйбыз. Әгәр инде ниндидер чаралар күрелә икән, димәк кемгәдер уңай йогынтысы бар дигән сүз.

Юрий, эшсез:

- Эчәсе килгән кеше барыбер таба. Спекуляцияне генә арттыралар. Дөрес чара түгел дип уйлыйм. Һәр кешенең сайлау хокукы булырга тиеш - телисең икән эч, теләмисең икән - эчмә.

Анатолий Остроумов, мәктәп директоры:

- Мондый закон бик кирәк. Без - кешенең акыл белән сайламыйча, төркемгә иярә торган җәмгыяттә яшибез. Сәламәт буын тәрбияләр өчен, яшьләр, Европадагы кебек, 22 яшькә кадәр булса да алкоголь кулланырга тиеш түгел. Тәмәке кабында "Тәмәке тарту үтерә" дигән язуны күреп, бер генә кеше дә битараф калмый. Тик тартуны ташлау өчен җитдирәк сәбәп кирәк, мәсәлән, йөрәк өянәге яки яшь әнинең сәламәт бала табу теләге.

Ильяс Борһанов, хуҗалык эшләре мөдире:

- Яшь әти-әниләрнең балалары янәшәсендә сыра эчеп баруын кичләрен еш күрәм. Сыра - каты эчемлек булмаса да, аңа тиз ияләнәләр. Бер яктан, бу генофондка, киләчәк буынга тәэсир итә, икенчедән, балалар әти-әниләрен сыра шешәсе белән күрәләр һәм алардан үрнәк алалар.

Алексей Иванович, пенсионер:

- Алдан аракыга тыю керттеләр, хәзер сырага. Икесе дә алкоголь продукциясенә керә. Яшьләр сырадан башлыйлар, көчлерәгенә кадәр барып җитәләр. Аларны бу начар гадәттән саклап калырга кирәк. Үзем менә, тәмәке кабындагы куркыныч авырулар турындагы язуларны күргәч, тартуны ташларга телим, тик әлегә барып чыкмый.

Налия Касыймова

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев