Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Талпаннарның беренче корбаннары

Алабуга районында талпан тешләүнең биш очрагы теркәлгән - икесе Танайкада, ә Хлыстово, Колосовка һәм Мортта - берәр. Бу турыда безгә ТР Роспотребнадзор идарәсенең Алабуга һәм Әгерҗе районнарындагы ТБ баш белгеч-эксперты Гүзәл Газизова хәбәр итте.

Республика гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Алабуга районындагы баш табибы Максим Даровских сүзләренә караганда, шушы атнада, талпаннарга каршы ел саен үткәрелә торган химик эшкәртү башлана. Беренче чиратта, бу балаларны сәламәтләндерү лагерьларына, парк һәм урманлыкларга кагыла.

- Талпан ешрак касык һәм умрау сөяге тирәсенә, муенга, эч һәм аркага кадала. Аның тешләве тоелмый да, чөнки талпанның селәгәендә авырттырмый торган матдә бар. Талпаннарның энцефалит авыруын таратучылар булуын белеп тору кирәк - үзәк нерв системасын зарарлый торган йогышлы авыру гына түгел, аларга тагын утызлап, шул исәптән боррелиоз, бруцеллез кебекләре керә, − дип кисәтә медиклар.

Әйтергә кирәк, талпаннар май аенда бигрәк тә куркыныч. Аннан соңгы айларда ул кими төшә һәм сентябрь-октябрьдә бөтенләй булмый диярлек. Талпаннар иртә һәм кичләрен бик актив, урман ешлыгын, дымлы һәм күләгәле урыннарны ярата, якты урыннарда, гадәттә, алар күзәтелми. Хайваннар йөри торган сукмакларны, көтү йөри торган урыннарны, агач киселгән төшләрне бу бөҗәк үз итә. Нык эссе яисә яңгырлы булса, талпаннар качалар һәм һөҗүм итмиләр. Шунысын онытырга ярамый, алар астан өскә үрмәли. Үзенең "корбан"ын талпан урманның биеклеге бер метрдан да артмаган ярусындагы үсемлекләр арасында сагалап тора.

Талпан шунда ук тәнгә берекмәскә, берничә сәгать дәвамында кешенең чәчендә, кием бөрмәләрендә булырга мөмкин.

− Талпаннарны эләктермәс өчен, үз-үзеңне һәм бер-береңне тикшереп карап тору әһәмиятле. Урманда озаклап булырга туры килгәндә, һәр 3-4 сәгать саен тишереп тору сорала. Табылган талпаннар юкка чыгарылырга тиеш: аларны дезинфицияли торган эремәгә салалар яисә яндыралар, әмма сытарга ярамый. Гәүдәне тикшергәндә, бигрәк тә чәч үсә торган өлешлтәргә игътибар итәргә, тире җыерчыкларын, колак яфракчыкларын, култык астларын, касыкны яхшылап карарга кирәк, − дип киңәш итә Гүзәл Газизова.

Талпанны күреп алгансыз икән, әгәр медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булмаса, үзегезгә алып ташлап карарга да була. Шул урынга 10-15 минутка май тамызып, үтә саклык белән тәнгә батырган хортумчыгын өзмәскә тырышып, талпанны пинцет ярдәмендә тартып чыгарырга. Хортумчыгы кала икән, аны ут ялкынында тотылган инә белән алырга була. Талпанны алганнан соң, ул урынга спирт, йод яки одеколон сөртәләр, кулларны сабынлап юалар.

Талпаннарны якын китермәс өчен, махсус репеллентлар кулланырга мөмкин. Хәзерге вакытта аларның лосьон, крем, аэрозоль рәвешендә ясалганнары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев