Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тамчыдан күл җыела

Су басудан зыян күрүчеләр өчен җыелган әйберләрнең беренче партиясе 13 июльдә Алабугадан Крымск шәһәренә җибәрелде.

Шәһәрдә табигый бәла-казадан зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү буенча дүрт пункт эшли. Анда халык азык-төлек, эш кораллары, шешәле су, кием-салым, шәхси гигиена әйберләре һәм йокы өчен кирәк-ярак китерә. Социаль яклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Мохначев әйтүенчә, гуманитар ярдәм Краснодар краеның Түбән Баканка поселогына җибәрелә. Бу поселокка әле бер генә тапкыр да ярдәм күрсәтелмәгән. Моннан тыш, зыян күрүче Краснодар халкы исәбенә бер көнлек хезмәт хакы күчерелде, ди Е.Мохначев.

Исәп счетлары номерлары Алабуга районы һәм ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының рәсми сайтларында бар.

Ләйсинә Рамазанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев