- Тормыш иптәшең белән бик матур туй үткәрүегез әле дә истә. Өйләнешкәч, аның фатирында яшәдәгез. Хәзер улың белән кайда гомер итәсез?
- Чыннан да, иремне бик яраттым. Болай булыр дип күз алдына да китермәдем. Узган елның сентябрь аенда ирем белән аерылыштык. Һәр кеше гаиләне саклап калырга тырышырга тиеш. Мин дә хәлемнән килгәнчә барысын да эшләдем, әлбәттә. Улымны әтисез итәсе килмәде. Димәк, язмышым шундыйдыр. Моны Ходайның сынавы кебек кабул иттем. Шуннан бирле улым белән туган ягым - Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылында әти-әнием янында яшим. Тиздән Казанда үз куышыбыз булачак, Алла теләсә. Хәзерге вакытта шушы мәсьәләне хәл итеп йөрим.
- Казаннан китәргә нәрсә мәҗбүр итте?
- Өйгә кайтышыбызга, ирем фатирның йозагын алыштырып куйган иде. Мин фатирда теркәлмәгән, улымны 6 ай тулгач кына кертте. "Яңа тормыш башларга комачауламагыз" дигәч, башка чарам калмады.
- Нариманның 1 яшьлек туган көнендә әтисе бар идеме?
- Юк, әтисе котламады. Туган көннен авылда үткәрдек. Көтеп алган баламның исән-сау, бәхетле, озын гомерле булуын телим! Аны чын ир-егет итеп тәрбияләүгә бар көчемне куячакмын
Нет комментариев