Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Танылган алабугалылар армия сафларында

Якынлашып килүче батырлык һәм намус бәйрәме уңаеннан без үзебезнең армия альбомын җыярга булдык. Районыбызның танылган ир-егетләре армиядә хезмәт иткән вакытта төшерелгән фотосурәтләрен бирергә ризалашты. Әлбәттә, ир-атлар өчен бу вакыт – тормышның истәлекле бер сәхифәсе, ә без, хатын-кызлар өчен, алар белән горурланырга сәбәп.

 

 

 

Рөстәм Нуриев, Алабуга районы җитәкчесе

Совет Армиясе сафларында 1987-1989 елларда ПВО (Һава һөҗүменә каршы оборона) гаскәрләрендә хезмәт итә.

 

 

Әнәс Гаффаров, Алабуга ЮХИДИ бүлеге начальнигы

1985 елның 10 ноябрендә армиягә алына. Хәрби хезмәтне чик буе гаскәрләрендә уза. Польша белән Украина арасындагы чиктә Волынск өлкәсенең Львов чик буе отрядында 2нче чик буе заставасында хезмәт этләре вожатые буларак хезмәт итә. Чикне ике эт – Линда һәм Мухтар белән саклый. 1987 елның 24 декабрендә демобилизацияләнгән.

 

 

Марс Сафин, Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе начальнигы

1991-1993 елларда ПВО (Һава һөҗүменә каршы оборона) гаскәрләрендә хезмәт итә. Мәскәү-Түбән Новгород-Тамбов өлкәсе.

 

 

Аркадий Бәхмәтов, Иске Күклек авыл җирлеге башлыгы

1991 елдан 1993 елга кадәр Мәскәү хәрби округында 55291нче хәрби частьтә Коры җир гаскәрләрендә хезмәт итә.

 

Валерий Данилов, КФУ Алабуга институты галим-укытучысы, уйлап табучы, запас полковнигы

1973 елдан 1979 елга кадәр Әзербайҗанда (Мингечаур шәһәре), соңрак Грузиядә хезмәт итә. Хезмәт яхшы бара һәм ул армиядә калырга карар кыла. Хәрби тыл һәм транспорт академиясенә (Ленинград шәһәре) читтән торып укырга керә. 1979-1981 елларда Тбилисида хезмәт итә. Кандидатлык диссертациясен яклый. Адъюнктураны тәмамлагач, Ульяновск хәрби училищесына укытучылык эшенә җибәрелә, анда 20 елдан артык уңышлы эшләп, майор исемен ала.

 

 

Александр Бузов, Костенеево авыл җирлеге башлыгы

2010 елдан 2011 елга кадәр Эчке гаскәрләрдә Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә 3178нче хәрби частьта кече сержант дәрәҗәсендә хезмәт итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев