Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ташламаның кайсын сайларга?

Халыкка социаль ярдәм, шул исәптән ташламалы рецептлар буенча дарулар алу дәүләтебез тарафыннан гарантияләнгән. Бу ярдәмне сайлаганда, дөрес карар кылу бик мөһим.

Кеше үзен яхшы хис иткән вакытта, озакка сузылган авырулар бимазаламаганда, даруларны акчалата пособие белән алыштырып кую теләге туарга мөмкин. Хәл начарланып, озак дәваланырга туры килә башласа, акча җитмәве үзен сиздерә башлый.

Әгәр башта акчалата компенсация сайлап, аннары социаль хезмәтләр җыелмасын алырга телисез икән, аны алуга хокукны кайтару өчен, Пенсия фондына 2018 елда бушлай дарулар алуга гариза язарга кирәк. Татарстан Республикасы Сәламәтлекне саклау министрлыгы моны агымдагы елның 1 октябреннән дә соңга калмыйча эшләргә киңәш итә. Билгеләнгән көннән соң, ел дәвамында социаль хезмәтләр җыелмасын кайтару мөмкин булмаячак, бу РФ законнары белән каралмаган.

Бер карарга килгәнче, сезне дәвалаучы табиб белән киңәшегез. 2017 елда бушлай дару алучыларга Пенсия фондына гариза язып торуның кирәге юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев