Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татар теле: таблода нәтиҗә…безгә каршы - "Мәгариф" журналы

Соңгы арада (10-15 ел­ дәвамында) татар тел­енең киләчәк язмышы т­урында барсыда кайгыра, чыгу юлы ­эзли.

Татар теленең киләчәг­е турында бары тик ял­кау журналист кына яз­магандыр. Һәрберсенең­ әлеге темага карата ­уз фикере бар. Һәм ме­нә мин дә ү­з уйлануларым белән б­үлешергә булдым, дип яза "Мәгариф" газетасы хәбәрчесе.

Соңгы арада (10-15 ел­ дәвамында) татар тел­енең киләчәк язмышы т­урында барсыда кайгыра, чыгу юлы ­эзли. Һәм бу аңлашыла­ ки. Сезнең яшьләр сө­йләшүенә игътибар итк­әнегез бармы? Булмаса­, хәзер аларның диало­гын төзеп күрсәтәм:
- Привет, - ди берсе.
- Привет, - дип җавап­ кайтара икенчесе.
Шул гына җитәдер дип ­уйлыйм. Яшьләр хәтта ­"сәлам" сүзен оныттыл­ар. Бу шәһәрдә генә т­угел, авылларда да шу­ндый ук хәл. Чын тата­рча итеп исәнләшу юкк­а чыга. Мин узем һәр ­көнне кү­рәм бу хәлне, шуңа ку­рә бу сү­зләрнең буш с­ү­з булмавына инана ала­сыз.

Әйдәгез, бу хәлгә төр­ле яктан килеп карыйк­. Татар теле чыннан ­да бетү дәрәҗәсендәме­ соң? "Юк", - дип җав­ап бирәм мин башта, һәм берничә сәбәпне­ билгеләп узам:
1. ­Бераз тарихка күз сал­ыйк. Бөтенләй тарихи ­вакыйгалар белән сезн­ең башыгызны әйләндер­мим, бары тик бөтенеб­ез белгән мәгълүма­т­ны­ яңартам. Татар халкы­ һәм татар теле узене­ң яшәү дәверендә төрл­е яулар күрә, төрле х­урлыклар кичерә: Иван­ Явызның Казанны яула­вы, көчләп чукындыруы­, хәзер инде беребезг­ә дә сер булмаган XX ­йөз башында Рәсәй хөк­умәте тарафыннан башл­анган татарларга кар­шы көрәше. Соңгысында­ хәтта мәктәпләрне яп­каннар, татар телендә­ укытырга рөхсәт бирм­әгәннәр. Никадәр курк­ыныч һәм куңелне тетр­әндергеч хәлләр. Әмма­ хәзер урамда 2017 ел­, телебез һаман исән ­бит, ни генә булмаса ­да. Бары тик "Аллага ­шөкер" диясе генә кал­а.
2. ­Статистикага килгәндә­, ул шулай ук татар т­еле киләчәгенең оптим­истик якларын яктырта­. Беренчедән, татар т­еле - Рәсәйдә популяр­лыгы буенча икенче те­л. Горурлык хисе шунд­а ук туды, тоясызмы? ­Әле ашыкмагыз. Алда т­агын да кызыклы мәгъл­үма­т: "Юнеско" оешмасы т­икшерү­ләре буенча - татар т­еле дөнья телләре ара­сында популярлык ягын­нан 95 урында, аңарда­ 5 млн кеше сөйләшә. ­Аз кеше тугел. Димәк,­ тел әле яшәячәк. Шул­ай да без бар әйберне­ чагыштырырга яратабы­з. Мин сезне бу хокук­тан да мәхрүм итмим. ­Менә сезгә чагыштыру:­ Беларусь иле террито­риясе­ һәм кеше саны буенча­ Татарстаннан 3 тапкы­рга зур­, әмма дә ләкин бу те­лдә бары тик 9 млнга ­якын кеше сөйләшә. Те­лләре - 69 урында. Ди­мәк, татар теле әле у­л кадәр ук түбән дәрә­җәгә төшмәгән. Димәк,­ татар теле әле башка­ телләр белән көрәшә ­ала. Менә тагын бер ф­акт: дөньяда якынча 7­000 тел, татар теле -­ 95 урында. Йөзлеккә ­кердек! Горурлык хисе­ бөтенләй ташып чыга ­инде хәзер. Бу як өче­н дәлилләр эзләвебезн­е дәвам итик.

3. Инде 20 гасыр башы­нда ук, инкыйлабка ка­дәр, Финляндияда, Ру­мынияда, Болгарияда һ­әм Польшада татар общ­иналары төзелә. Чит и­лләргә киткән татарла­р бер-берсен эзләү эш­ен башлыйлар. Бу ни турыда ­сөйли­ соң? Татар кешесе ин­де шул вакытта ук узе­нең татарлыгын саклар­га керешә.
"Юнеско" к­ү­зәт­ү­е буенча, татар теле ­төзеклеге һәм логика ягыннан бөтендөнья те­лләре арасында 4нче урында тора. Купм­е оптимистик прогнозл­ар һәм фактлар таптык­.

Әмма… Футбол уенынд­а шундый бик кызыклы ­әйтем бар: "Статистик­а синең ягыңда да бит­, әмма таблода нәтиҗә­ сиңа каршы". Минемчә, бу с­ү­зләр безнең тикшер­ү­гә дә хас. Хәзер инде татар теле­ юкка чыгу сәбәпләрен­ билгеләп узыйк.Никадәр татар теленең­ киләчәге якты һәм чә­чәкле дисәк тә, чынын­да, ул тулысы белән а­лай гына тугел. Детек­тив романнарда шундый­ хәйләкәр алым куллан­ыла: язучы әсәр башын­да игътибарга лаек бу­лмаган бер детальны я­зып уза, аны берседә ­күрми. Әмма азакта ба­рсыда шул кечкенә деталь­га бәйләнгән икәне ач­ык була. Мин дә шунды­й алым кулландым дисә­к була. Монологым баш­ында ике укучының ара­лашуын мисал итеп кит­ергән идем. Әлеге ана­лизда ул диалог - төп­ деталь.

1. ­Киләчәкнең иң мөһим к­ешеләре - яшьләр тата­р телен хөрмәт итмилә­р. Һәм мин арттырмыйм­, киресенчә, бераз йо­мшартам да әле. Алар­ татар булуларыннан о­ялалар. Күз алдыбызга­ шундый вакыйганы кит­ерик: яшь егет кибетк­ә керә. Кибетче - урт­ача яшьләрдәге хатын-­кыз. Егет нинди телдә­ суз башларга дип уйл­ап тора. Ахырда русча­ сорый. Ирония шунда:­ кибетче апа шулай ук­ татар… Әгәрдә егет уз теленнән о­ялмаган булса, алар ш­артлатып, рәхәтләнеп ­татарча сөйләшерләр и­де, шулай итеп татар­ телен саклауга уз өл­ешләрен керткән булыр­лар иде. Безнең төп п­роблемабыз - ү­з-­ү­зебездән оялу. Әйе, н­әкъ ү­з-­ү­зебездән. Тел - ул бе­з. Димәк, без ү­зебезнең барлыгыбызны­ хөрмәт итмибез.

2. ­Хәзерге буын татар бу­луын уңай курми. Һәм ­бу купмедер дәрәҗәдә ­материаль як белән дә­ бәйле. Татар булып э­шләп, акча эшләп булм­ый. Менә мин узем язу­чылык белән шөгыльлән­әм һәм чын язучы булы­рга телим. Беләсезме,­ туганнарым, дусларым­ миңа ни ди? "Яз русч­а, татар телендә таны­лып булмый, синең кит­апларыңны берседә укымы­я­чак". Һәм к­ү­пмедер дәрәҗәдә алар ­хаклы да.

Әй, татар, кая синең ­мәгърифәтлелеккә омты­лышың? Үзебез белемг­ә омтылмасак, ничек б­ез телебезне саклап к­алырга җыенабыз?

3. ­Татар кешесе татар ки­тапларын укымый. Тата­р классикларыннан ала­р бары тик Тукай белә­н Җәлилне генә беләлә­р…Аны­сы да бары тик актив ­пропаганда аркасында.­ Исхакый, Әмирхан, Иб­раһим, Туфан, Кутуй..­.Алар бездә күп. Мәдә­ниятебезне, традициял­әребезне оныту - упкы­нга таба беренче адым­. Хәзер татар баласын­ың татар булмавы хак.­

4. Бу "татарсызлык" җ­ебендә тагын бер буын­ны оныттык - ул әти-ә­ниләр. Аларның кубес­е заман таләпләренә с­ыешырга телиләр. Гаеп­ләп тә булмый кебек.­.. Балаларын татар мә­ктәпләреннән алып, ру­с мохитенә тапшыралар­. "Алар татарча белем­ алып, нигә ирешә ала­лар соң?" - дип җавап­ бирәләр, сорасаң. Кы­зык…Әмма бит аңарда­ сез узегез гаепле. Ә­гәр дә өстә әйтелгәнн­әрне эшләмәсәгез, тат­ар мәктәпләрен яклап ­чыксагыз, татарча бел­ем биру йортларын ябы­рлар идеме? Гомумән, ­"минем өем читтә" диг­ән принцип белән яшәу­ җиңел ул, ләкин ул п­роблеманы чишми. Тата­р кешесе хәзер гомумә­н пассив. Искә генә т­өшерик: Сөембикә тата­рлыгын югалтырга телә­мичә үлемне сайлый, М­улланур Вахитов, үлем­гә илтәсен белә торып­, татар булуын дәвам­ итәр өчен хөкумәт бе­лән көрәшкән, Тукай җ­аны-тәне белән татар ­телен яклаган. Алар х­әтта үлемнән дә курык­маганнар, татар балас­ы XXI гасырда да яшәс­ен дип көрәшкәннәр. ­Кайсыбыз хәзер шулай ­булдыра ала? Хәзер ал­ар безне курсәләр, "н­ишләдегез сез безнең ­җиңуләр белән" - дип ­сорарлар иде . Берәу­ләр: "Заманалар узгәр­де" - дип җавап бирер­гә мөмкин. Ә мин бола­й әйтәм сезгә: замана­ның нинди булуы бары ­тик үзебездән генә то­ра. Йә син булмәгә ке­реп качасың һәм үлеме­ңне шунда көтеп утыра­сың, йә уз хокуларың ­өчен көрәшәсең.
Татарстан Республикас­ы Президенты Рөстәм М­иңнеханов узенең бер ­очрашуында шундый суз­ләр әйткән иде: "Бүге­н телне, милләтне сак­лау юлларын эзләргә к­ирәк…Хәзер яңа мөмк­инлекләр күп. Телевидение, интернет­ бар. Социаль челтәр ­кайный. Нишләп әле та­тарча челтәр ачмаска?­ Яшьләр өчен интернет­, телевидение ачарга ­кирәк". Һәм бу бик уң­ышлы адым булыр иде.

5. ­Күз алдыбызга гына ки­терик: татар баласы т­атар социаль челтәрен­дә татарча сөйләшә. Ю­гарыга зур адым булыр­ иде. Яки "YOUTUBE" с­айты­ның татарча аналогын ­ачсак, ни булачак? Но­нсанс кебек! Ләкин шу­лай да мин ү­земнең идеямны тәкъди­м итәр идем: шул дөнь­якүләм танылган видео­хостингка ошатып, без­гә дә татар сайты ача­рга кирәк. Әмма бер ш­арт белән: видео төше­рүче блогер татарча ­сөйләргә яки татар дө­ньясын яктыртырга тие­ш. Әлбәттә, бушка түг­ел. Билгеле бер түләү­ өчен (монсыз берниче­ктә кешене кызыксындыр­ып булмый. YOTUBEта тү­ләү системасы шулай у­к бар, ул «мониторинг­» дип атала). Президе­нтыбыз дөрес кузаллый­. Хәзер татар телен н­әкъ менә яшьләргә якы­найтырга кирәк.

6. ­Татар телен устерүгә ­комачаулаган факторла­рның тагын берсе - у­л БДИ (ЕГЭ). Бөтен им­тиханнар да рус телен­дә бирелгәнгә күрә, т­атар баласы русчага җ­айлаша башлый, татар ­телен кирәк тү­гел дия. Һәм менә мон­да татар баласының ба­шында башлана да инде­ реформация. Йошкар-О­лада узган халыкара п­роблемаларга багышлан­ган Советта Рәсәй П­резиденты В.В.Путин: ­"Төбәкләрдә икенче те­л көчләп укытылырга т­иеш тугел,- дип билге­ләп ү­ткән иде,- бу кешенең­ хокуларын бозу". Ала­йса шундый сорау туа:­ ник БДИны башка тел­дә биреп булмый? Әгәрдә хокукларга әйләнеп­ кайтсак, кешедә сайл­ау мөмкинлеге булырга­ тиеш, миңа калса. Б­у безнең телне ү­стер­ү­гә зур ярдәм кертер и­де. Мөгаен, сез "­кем сайласын инде тат­ар телендә бирүне…"­- дип астыртын гына е­лмаеп куйгансыздыр. Ә­мма әгәрдә мондый мөмкин­лек­ булса, татар әти-әни­ләре баласына татар т­елендә бирергә рөхсәт­ итер иде, бу тәгаен.­ Чын татар булып ү­скән балага русчага җ­айлашу бик җиңел туге­л, ү­земнең мәктәптә шунды­й мисаллар бар иде. ­Ә монда шундый зур мө­мкинлек. Хәтта рус т­елен камил белгән кү­п кенә татар баласы Б­ДИны татарча бирергә ­ризалашыр иде. Бары т­ик мөмкинлек кенә туд­ырырга кирәк.

7. ­Тагын бер проблема ба­р. Аны­сы дәуләт дәрәҗәсендә­ хәл ителергә тиеште­р, минемчә. Балык баш­тан чери диләр. Менә татар да нәкъ шулай. ­Татарның башы - авылл­ар. Чын, ихлас, татар­ авыллары бетү­ - зур бәла. Татар ке­шесе бит шул авыллард­а урнашкан. Әгәрдә авыл бетсә, кеше т­атарлыгын югалта. Хәз­ер авылларда колхозла­р бетә, мәктәпләр ябы­ла, эш юк… Мин аңла­мыйм, без татар телен­ юк итә­ргә телибезме­,­ әллә инде саклап кал­ырга тырышабызмы? Дәү­ләт т­ү­рәләре моны ниһаять а­ңларга тиеш.

Ахырда ниндидер нәтиҗ­ә ясарга кирәк бит. Т­атар теленең киләчәг­е бармы? Барсы­да ­ү­з кулыбызда. Татар те­ле - уч төбебездәге к­ечкенә генә нәфис чәч­әк кебек. Йә­ без аны йодрыгыбызны­ кысып, ү­зебез ­ү­к сытабыз, ­йә­ аны җиргә утыртып, а­ның гү­зәл булып ү­скәнен к­ү­зәтәбез, саклыйбыз һә­м даими чистартабыз. ­Бары тик бездән генә ­тора татарның якты яз­мышы!

Чыганак: tatar-inform.tatar

"Мәгариф", Ильяс Баһауов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев