Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарның моң патшабикәсе – Әлфия Авзалова: "Җырларымда – минем язмышым"

Бар гомерен татар җыр сәнгатен пропагандалауга багышлаган татарның моңлы сандугачы, легендар җырчы Әлфия Авзалова 15 июньдә бакыйлыкка күчте.

Соңгы араларда мин аның башкаруында "Сагындыра" (башта ул "Кар сулары" дип аталган була, Әлфия Авзалова тәкъдиме белән җырның исеме үзгәртелә) романсын еш тыңлыйм. Халык шагыйре Ренат Харис сүзләренә, танылган композитор Резидә Ахиярова иҗат иткән әлеге әсәр аша Әлфия Авзалова җырчы буларак бөтенләй икенче яктан ачыла...

- Әлфия апаның арабыздан китүе мине тетрәндерде. Без аның белән таныш идек. Ул бик ачык һәм гади кеше, аның белән аралашу күңелемдә якты нур калдырды. Заманында ул минем әсәремне башкарган иде бит. "Сагындыра" романсы 1980 елларда иҗат ителде.
Әле дә хәтерлим скрипкада Рөстәм Абязов, рояльдә Марат Сираҗитдинов уйнады. Менә болар татарның өч бөек шәхесләре катнашында туды ул җыр. Радиога яздырганда бу җырны Әлфия апа җырламас, ул аңа килешми дип тә әйтүчеләр булды. Әмма Әлфия апа аны үз язмышы турында җырлаган кебек башкарды. Романстагы хис-тойгыларны үз күңеле, йөрәге аша үткәрде. Тексттагы язмыш мәгънәсен тирән аңлады. Шуңа күрә җырлавы да халыкта зур тәэсир калдырды. Хәттә татар телен белмәгән сәнгать яратучылар да әсәрне яратып кабул итәләр.
Әлфия апа зур шәхес, тормыш авырлыкларын үз җилкәсендә күп татыган, ятимлектә үскән, шулай булуга карамастан гел елмаеп, горур яшәде. Һәр кыенлыктан юмор ярдәмендә җиңеп чыга иде бит. "Сагындыра" җырында аның тормышы чагыла. Ул бу әсәрне халыкчан итеп тә, классик итеп тә башкармады, ә аның үзенең бер матур әһаңе бар. Композитор буларак җырчы белән әсәрне озак өйрәндек. Романсымны бик яратып башкарды, шуның белән дә горурланам, - ди Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Резидә Ахиярова.
- 1983 елның апрель-май айларының бер көнендә композитор Резеда Ахиярова шалтыратты да "Киттең инде..." дигән шигыремә романс язганлыгын әйтте. Бу шигырьгә инде Рөстәм Яхин гаҗәеп матур романс язган иде. Ул романс әле дә бөек композиторыбызның минем шигырьләргә язган "Кояшлы яңгыр" дигән циклын башлап җибәрә.
Резеда Ахиярованың музыкасы да мине тетрәтте - анда сагышлы җанның иге-чиге булмаган үкенечле тавышын ишеттем мин һәм әзер музыкага яңа сүзләр яздым. Мин аны "Кар сулары" дип атадым. Бу романсны кемгә тәкъдим итәргә дип, без озак баш ваттык, һәм Резеда аны Әлфия Авзаловага биргән, чөнки бай тормыш тәҗрибәсе булган кеше генә шактый катлаулы бу романсны җиренә җиткереп башкара ала.
Данлыклы җырчыбыз романсны бик теләп һәм дулкынланып кабул иткән, ләкин автор белән өйрәнергә теләге барлыгын белдергән. Резеда Ахиярова, әлбәттә, карышмаган, аның өенә барып, берничә мәртәбә аккомпанировать иткән. Репетицияләр барышында, Әлфия Авзалова тәкъдиме белән, романс исемен дә үзгәрткән - "Сагындыра" га әйләнгән. Мин моның белән килештем. Әлфия Авзалованың күңел төпкеленнән чыккан трагик тавышына Рөстәм Абязовның скрипкасы һәм Марат Сираҗетдиновның фортепьяно моңнары да кушылгач, бу романс музыкаль драма рәвешен алган кебек тоелды, - дип искә ала ул елларны Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис.
Әлфия апа Авзалованың "Үзем турында" дигән автобиографик китабында шундый юллар бар: "Үземнең иҗат гомеремдә җырлаган җырларымны хәзер тыңлыйм да, әллә нинди кичерешләргә биреләм. Узган яшьлек елларым, яраткан газиз кешеләрем, сәхнәдәш дусларым күз алдыма килеп, үзәкләрем өзелеп куя. Күптән түгел радио аша үзем яратып җырлаган "Мәхәббәтем" җырын тапшырдылар. Тын да алмый тыңладым, күземә мөлдерәп яшь тулды. Күкрәп үскән агачны тамыры белән куптарып ташладылармыни? Йөрәгемнән нәрсәнедер тамыры белән актарып куйгандай, әллә нинди хисләр, әллә нинди тойгылар дулкынында калдым. Шул җыр минем бөтен язмышымны тасвирлый шикелле, шул җырда минем узган яшьлегем, мәхәббәтемнән аерылуым, сагышым - барысы, барысы... Шул җырда мин эреп беткәнмен, кеше түгел, җырга әверелгәнмендер кебек тоелды...".
Чыннан да Әлфия апа үзе бер моң, татар моңы булып күңелләрдә озак еллар сакланыр.
"Җырлар, җырлар... Кеше язмышлары кебек алар да төрле-төрле, катлаулы. Җырлаган җырларым - алар минем язмышларым", дияргә ярата иде милләтебезнең моң патшабикәсе Әлфия Авзалова.

Мөршидә КЫЯМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев