Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда буран һәм бозлавык булуы көтелә

Республикада температура көндез 2 градус салкын, ә төнлә 8 градуска кадәр төшәчәк.

Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, бу төндә һәм иртәгә көндез ТР буенча урыны белән һәм Казанда төньяк-көнчыгыштан 15-20 м/с тизлектә җил, юеш кар явуы, юлларда көчле бозлавык булуы көтелә.
Көндез Казанда температура 1 градус җылыдан 2 градуска кадәр салкын, Татарстан буенча 3 гардус җылыдан 2 градуска кадәр салкын булачак.
20 мартка каршы төндә республикада болытлы һава, кар явачак. Төнлә температура 3-8 градуска кадәр суытачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

"Татар-информ" МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев