Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи вафат

Бу хәбәрне Татар дәүләт филармония директоры Кадим Нуруллин раслады.

Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи вафат булган. Бу хакта Татар дәүләт филармония директоры Кадим Нуруллин раслады.

Хәния Фәрхи (Хәния Фәрхлислам кызы Биктаһирова (Халидуллина) - Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты. Башкортстан АССРның Тәтешле районында 1960 елның 30 маенда туган.

Хәния Фәрхинең репертуарында 300дән артык җыр бар. Алар арасында иң популярлары - "Әлдермешкә кайтам әле", "Сагынам сине, Питрәч", "Үпкәләсәң әйдә, үпкәлә", "Онытылыр димә", Казан кичләре", Кышкы чия".

Хәния Фәрхинең үлемен баянчысы Илнур Саттаров раслады.

Хәния Фәрхи Башкортстанда, әнисендә кунакта вакытта үлгән. Юлда барганда аны йөрәге тоткан дип хәбәр итә Илнур Саттаров. Хәзерге вакытта ул сырхауханәдә.

Хәния Фәрхи бүген 12дә "Интертат" газетасы өчен интервью биргән иде. Ул Башкортстанда әнисендә кунакта булуын, журналист Фирүзә белән сөйләшеп утыруын әйтте. "Интервью аласыбыз килә", - дигәч, Башкортстанга чакырды: "Безнең

монда гаҗәеп матур, күреп китәрсез", - диде. Килә алмасыбызны белгәч, үзенең Татарстанга юлга чыгасын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев