Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җирле газетада беренче тапкыр “татар” сүзен күрү безне бик куандырды – Канада делегатлары

"Бар җирдә дә татар теле яңгырый, шунысы куандыра", - ди БТК съездына килгән Канада делегатлары.

"Казан бик нык үзгәргән, яңа биналар калкып чыккан, нык матурайган. Бар җирдә дә татар теле яңгырый. Аэропортта да татарча сөйләм ишеттек, тукталышларны татарча игълан итәләр. Шунысы күңелгә бик тә ятышлы", - дип белдерде "Татар-информ" агентлыгына Канаданың Монреаль шәһәре вәкилләре Ләйлә Арифуллова һәм Фирдәүзә Фәизова.

Бөтендөнья татар конгрессының VI съездына килгән делегатлар "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчеләре белән әңгәмә барышында, үзләрен каршы алулары да шаккатырганын билгеләп уздылар. "Безнең исебез китте: самолеттан төшкәч, татар музыкасы ишетелә башлады. Чыккач, шундый ямьле, милли киемле ике татар кызы кулларына чәкчәк тотканнар, мин аптырап калдым, нишләргә белмәдем. Баксаң, безне каршы алалар икән. Бик күңелле булды. Шул мизгелдә фотографиягә төшмәгәнемә үкенеп калдым", - ди Ләйлә Арифуллова.

Ләйлә ханым үзе Мәскәүдә туган, Казанга мәктәп елларында гына килгән булган. "Казанда 15-16 яшьтә булган идем. 16 яшьтә кышкы каникулларга әни мине монда бер дустына җибәргән иде. Балачактан соң килгәнем юк иде, Казанга килергә бик хыялландым. Казан Кремленә, Камал театрына барырга телим - бу - минем яшьлегемә кайту кебек була", - дип белдерде ул.

Съездга килгәндә, делегатларның конгресска беренче визитлары. "Төрле илләрдән ватандашлар белән аралашу бик күңелле булачак. Монда мәдәни программа бик шәп булачак, дип беләбез, экскурсияләргә барырга, Казан һавасын суларга телибез. Моның турында озак хыялландык", - ди алар.

Фирдәүзә Фәизова Әлмәттән "Нефтяник" хоккей клубы яшүсмерләренең Канадага хоккей турнирына барганнарын искәртте. "Турнирда унга якын матч уздырылды. Татарстан егетләре барлык матчларны җиңде. Безнекеләр бик яхшы чыгыш ясады. Җирле газетада да ничек шәп уйнаганнары, яхшы әзерлекле , тәрбияле булулары турында мәкалә дә чыкты. Аларга бөтен кеше мөкиббән булды. Җирле газетада беренче тапкыр "татар" сүзен күреп уку безне бик куандырды. Турнирны оештыручы Эрик Вәлиевка Татарстан балаларының ата-аналары рәхмәт җиткерде. Турнирны оештыруда җәмгыятебезнең элекке президенты Зилә Миргалиева да катнашты. Ул президент вазифаларын 4 ел башкарды, хәзер яңа президент - Марат Сәлахетдинов", - дип белдерде Фирдәүзә ханым.

Канадада татар диаспорасына 70 ләп кеше керә. Бүген съездга аларның 4 се килгән. "Без еш кына очрашабыз, аралашабыз, Сабан туйлары, Чәкчәк бәйрәме, мөселман бәйрәмнәрен уздырабыз. Бик дустанә яшибез. Барысы да яхшы. Җәмгыятьтә яхшы мөнәсәбәтләр урнашты. Бездә балалар өчен "Сәләт" форумы эшли. Берләшмәгә яңа кешеләр килә башлавы сөендерә", - ди делегатлар..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев