Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татьяна Ларионова алабугалыларның сорауларына җавап бирде

Мәктәпләр төзү, укытучыларның эш хакы, балалар бакчасына түләү һәм тагын әллә ниләр.

Республика ДәүСовет Рәисе урынбасарына бирелгән сораулар нигездә мәгариф өлкәсенә кагылышлы булды. Мәсәлән, Танайкада яшәүче Ольга Филатова Танай урта мәктәбенә янкорма кайчан төзелә башлар дип кызыксынды.

– Авыл соңгы араларда яхшы якка нык үзгәрә. Мисалга, 2013 елда Танайкада яңа мәктәп барлыкка килде, клубны да төзекләндерделәр. Бу бик яхшы, әмма эш шунда, мәктәп 132 укучыга исәпләнгән, гамәлдә исә анда укучы балалар саны ике тапкыр диярлек артык. Хәл елдан-ел начарланабер сыйныф чыгарыла, икесе кабул ителә. Класслар тыгыз, бүлмәләр җитми.

Танайкалыларның соравына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомуми белем идарәсе башлыгы Тамара Федорова җавап бирде, ул бу көнне Татьяна Ларионованы озатып йөргән иде.

– Сезнең проблемагыз турында беләм. Кызганыч, әлегә сезне ышандыра алмыйм. Авылда балалар күп тууы яхшы, ләкин безнең планлаштыру хәзер өч елга бара. Алдагы өч елдагысында сез юк. Тулаем алганда, республикада мәгариф учреждениеләренә мохтаҗлык гаять зур, шуңа да янкормалар турында әлегә сүз дә юк. Шулай да, шунысын әйтә алам, министрлыкта сезнең кыенлык хакында беләләр, һәм нинди дә булса резервлар килеп чыга икән – сезнең мәктәп беренче чираттагы исемлектә. Бу анык. Мин үзем министрлыкта бу мәсьәләнең чишелешен күтәрәчәкмен.

Алабуга урта махсус милиция мәктәбе ветераннарыннан берсенең хатыны Казан кунагыннан нигә бу уку йортыннан лаеклы ялга киткәннәрне бөтенләй оныттылар, дип сорады.

– Бәйрәмнәргә дә, мәктәпнең юбилеена да, өлкәннәр ункөнлегенә дә минем иремне чакырмыйлар. Ни өчен? Минем тормыш иптәшем мәктәптә 43 ел укытты. Хәзер күзләре күрми, шуңа күрә аның мәнфәгатьләрен мин яклыйм. Ә бит ул – РФ, ТР мәгарифенең мактаулы хезмәткәре, атказанган юрист.

Бу хәлне ТР алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова аңлатты, ул Алабуга районындагы кыенлыклар белән яхшы таныш, чөнки шушы елның сентябренә кадәр райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшләде.

– Алабуга милиция мәктәбе Суворов хәрби училищега үзгәртелгәннән соң, Милиция мәктәбе ветераннары оешмаган пенсионерлар исемлегенә эләкте. Суворов училищесы җитәкчелеге аларны үз ветераннары исемлегенә кертмәде, финанс юклыгын сәбәп итте. Әмма, оешмаган пенсионерлар буларак, алар үткән елларда өлкәннәр ункөнлегендә 200әр сум акча һәм азык-төлек җыелмасы алып килде. Ләкин быел алар ниндидер сәбәпләр аркасында оешмаганнар исемлегенә эләкмәгән.

Оешмалар арасындагы аңлашылмаучылык бу сорауны игътибарсыз калдырырга юл куймый, дип билгеләп үтте Татьяна Ларионова.

– Шуңа да мин хәзер иҗтимагый мәсьәләләр өчен җаваплы затларга мөрәҗәгать итәм, әйдәгез бу ветераннарны оешмаганнар исемлегенә кертик, һәм мондый хәл кабатланмасын. Әлеге сорауны тикшерүне җирле хакимият вәкилләренә йөклим.

Бу көнне балалар бакчаларында баланы караган һәм тәрбияләгән өчен түләүне яңадан исәпләү, Поспелово авылында балалар бакчасы төзү, шулай ук психология-педагогия һәм иҗтимагый ярдәм үзәкләре хезмәткәрләренә эш хакын арттыру буенча сораулар каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев