Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Техника кышка әзерме?

«ТР АМР Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» муниципаль унитар предприятиесе территориясендә ел саен уза торган кышкы техника смотры үткәрелде.

Бер линиягә ике дистәгә якын махсус транспорт тезелгән: үзбушаткычлар, тракторлар, кар төягечләр, грейдерлар.

Чараның төп максаты — кар чистарткыч машиналар һәм механизмнарның кышкы сезонга әзерлеген тикшерү.

— Бүген без шәһәрне кышкы чорда кардан чистарту өчен җәлеп ителәчәк техниканы карыйбыз. Узган ел шәһәр урамнарын 15 берәмлек техника кардан чистартса, быел тагын икешәр КамАЗ һәм трактор сатып алынды. Барлык техника төзек хәлдә һәм нормативларга туры килә. Алар кыш көне шәһәр урамнарын чистарту һәм җыештыруны тәэмин итәчәк. Кар чистарту машиналарына сигнал элементларын сатып алырга кирәк. Бу буран, томан, бозлавык кебек начар һава шартларында эшләү куркынычсызлыгы өчен кирәк, — дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов.

Бүгенге көндә предприятие паркында 19 берәмлек техника бар, ул шәһәрне кардан һәм боздан арындыру эшенә турыдан-туры җәлеп ителәчәк. КамАЗ машиналары һәм тракторлар тиешле атрибутлар белән җиһазландырылган. Шулай ук мини-тракторлар да бар, алар шәһәр паркларын һәм скверларын кардан арындырачак.

— Быел предприятие кышка җитдирәк әзерләнде. Техника һәм эшчеләр кар белән көрәшкә әзер дип саныйм, — диде Ленар Нургаянов.

Шулай ук юл картасы да эшләнгән: һәр техника, һава шартларына һәм йөкләнешкә карап, билгеле бер сандагы урамнарны максималь колачлау өчен шәһәр буенча бүленәчәк.

— Быел асфальтланган урам һәм тротуарлар саны артты. Юл һәм парк челтәрләре дә күбәйде. Шуңа күрә йөкләнеш зур булачак. Синоптиклар фаразларына караганда, алдагы кышта мул кар явуы көтелә. Машина йөртүчеләр һәм механизаторлар план-график алды, анда аларның кайчан, нинди ешлык белән урамнарны чистартуга чыгарга тиешлеге язылган, — дип өстәде район башкарма комитеты җитәкчесе.

Исегезгә төшерәбез, узган ел халык карның вакытында чыгарылмавына зарланды. Ленар Нургаянов аңлатканча, быел бу максатлар өчен муниципаль полигон каралган. Участок Танай авыл җирлегендә сайланган.

Синоптиклар фаразлавынча, 11 ноябрьдән үк һава температурасының түбәнәюе көтелә һәм моның аркасында шәһәр хезмәтләре бозлавыкка каршы ничек көрәшәчәк дигән сорау туа. Бу очракка Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе ком-тоз катнашмасы әзерләгән.

Моннан тыш, район башлыгы йөкләмәсе буенча паркларны һәм тротуарларны чистарту өчен тагын берничә берәмлек кече техника сатып алу планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев