Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тирәнрәк казырга, югарырак күтәрергә

"АлАЗ"да күп кенә күрсәткечләр буенча кыйммәтле аналогларга фора бирә алырлык экскаватор-төягечләр чыгара башладылар. Узган атнада "АлАЗ-BL" экскаватор-төягечләрне конвейерлы җыю цехы ачылуга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. "АлАЗ"ның яңа продуктына кунакның игътибары очраклы түгел - җитештерүчеләр ул россиянеке генә түгел, ә чит ил охшаш техникасы белән дә көрәшә алачак дип сүз...

"АлАЗ"да күп кенә күрсәткечләр буенча кыйммәтле аналогларга фора бирә алырлык экскаватор-төягечләр чыгара башладылар.

Узган атнада "АлАЗ-BL" экскаватор-төягечләрне конвейерлы җыю цехы ачылуга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. "АлАЗ"ның яңа продуктына кунакның игътибары очраклы түгел - җитештерүчеләр ул россиянеке генә түгел, ә чит ил охшаш техникасы белән дә көрәшә алачак дип сүз бирә. Биредә елына 500 экскаватор-төягеч чыгарырга планлаштыралар. Алар төзелеш һәм җир казу эшләрендә кулланыла, шулай ук файдалы казылмаларны табу промышленностендә төрле материалларны төяү һәм бушату өчен кирәк. Иң мөһиме - бу техника өчен детальләрнең күп өлеше "АлАЗ"ның үзендә җитештерелә.

- Локальләштерү дәрәҗәсе якынча 75 процент тәшкил итә. Әлегә тракторга чит илдән кертелгән двигатель, трансмиссия һәм гидравлика куелган. Без сөйләшүләр алып барабыз һәм двигательләрне үзебездә, Татарстанда җитештерү өстендә эшлибез. Бүген мин бу турыда кичекмәстән Президентка әйтәчәкмен, - дип сөйләде безнең газетага "АлАЗ" АҖ генераль директоры Камил Галимов. Яңа җитештерүгә 3300 миллион сум инвестиция салынган.

- Соңгы елларда оешма күп проектлар эшләде, һәм бүген без реаль продукт күрәбез, - дип ассызыклады үзенең чыгышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Эш шунда ки, чит ил чыгарган мондый техника Россиядә сертификацияләнмәгән, ә "АлАЗ"да моңа кадәр төрек компаниясе белән берлектә бары тик охшаш тракторлар җыйдылар.

Үзебезнең ил территорисендә детальләрне җитештерүне оештырып , "АлАЗ" продукциянең бәясен төшерде - хәзер аларны өстәмә чыгымнар чыгарып һәм пошлина түләп, чит илдән алып кайтырга кирәк түгел. Яңа линиядә 120 эш урыны булдырылган.

Заводта "Беларус"тракторларын җыюны дәвам итәләр. Камил Галимов хәбәрчеләргә алар чыгарган яңа продукциянең күпкә көчлерәк, аның тирәнрәк казырга, югарырак күтәрергә сәләтле булуын сөйләде, шуңа алар үзләренең продукциясенә сорау зур булачагында шикләнмиләр. "ELAZ-BL" экскаватор-төягеченең бәясе 4 миллионнан алып 5 миллионга кадәр тәшкил итә.

Яңа җитештерүне ачу тантанасы тәмамланганда Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" сервислы металл үзәгенең төзелеше белән танышты һәм Махсус икътисади зонаның Күзәтү советы утырышында катнашты, анда яңа проектлар каралды. "Алабуга" Махсус икътисади зонасында инвестицияләр күләме 650 миллионнан күбрәк берьюлы өч зур резидент барлыкка киләчәк.

Белешмә

"ЕлАЗ" АҖ нефть-газ комплексы, тәгәрмәчле тракторлар, юл салу техникасы, автомобиль компонетлары өчен махсус техниканы танылган җитештерүче булып тора. Заказ бирүчеләр арасында түбәндәге компанияләр: "Газпром", "Лукойл", "Татнефть", "Роснефть", "КамАЗ", "ГАЗ", "УралАЗ", "Иж-Авто" һәм башка оешмалар. Завод продукциясе Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә сатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев