Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әткәем гармуны

Шүрнәк авылында гомер итүче Данилов Николайны якын-тирә авылларда белмәгән кеше сирәктер. Аның исеме Мактау такталарыннан бер дә төшми, Социалистик хезмәт ударнигы булганга, Алабуганың Ленин мәйданындагы район Мактау тактасында рәсеме озак еллар эленеп тора. Агачын да утырта, бер генә түгел - ике йорт салып кергән Николай Данилов иптәше белән биш бала...

Ак таштан җиткерелгән җыйнак кына өйнең түрендә өстәл өстендә яшел гармун тора. Менә күрше бүлмәдән, салмак кына басып, әтием чыгып килә. Ул өстәл янына килеп утыра, калтыранган куллары белән гармунын алып тезләренә куя. Кулъяулык алып, телләрен сөртеп ала һәм әкрен генә баскалый башлый. Гармун башта теләр-теләмәс кенә тавышлар чыгара, аннары, әткәйнең ихътыярына бирелеп, сайрап җибәрә. Әтиемнең күзләре уйчан, гармун моңына ияреп истәлекләре аны әллә кайларга - яшьлек елларына алып китә...

ОЗЫН-ОЗАК БАЛАЧАК

Менә яланаяклы киндер күлмәкле малай, әнисен җитәкләп, басу юлыннан атлый. Кырда шундый рәхәт, җылы. Гармун сырлары кебек тезелеп киткән буразналар өстенә кояш якты нурларын чәчә. Һавада бер болыт әсәре дә күренми. Югарыда, бу гүзәллекне арттырып, тургай сайравы ишетелә. Мәңге шулай рәхәт, күңелле булыр сыман...

Ләкин бу тынычлык озакка бармый, Гражданнар сугышы вакытында кызыллар отрядында хезмәт иткән әтисе Ефимны "партия кушуы буенча" гаиләсе белән Краснокамск шәһәренә эшкә җибәрәләр. Дүрт баласын ат арбасына төяп (ул вакытта ике балаларын җирләгән булалар инде), гаилә юлга чыга. Кечкенә малайның хәтерендә калган: юлда бер абый очрап: "Бу "чүлмәкләрне" кая алып барасың?"- дип сорагач, әтиләре: "Кара сакал" йөртә кешене", - дип җавап биргән. Әйе, озак еллар "кара сакал" ияреп йөри алар артыннан. Күпмедер яшәгәч, 20 яшьлек кызлары Наталья, салкын тиеп, үлеп китә. Бәхетсезлектән аптырап, алар Үзбәкстан якларына юл тоталар. Әтиләре Ефим дәдәй милиционер булып эшли, ә әниләре Фекла түти кондитер цехында хезмәт куя.

АФӘТ

Тормышлары әкрен генә җайга салына дигәндә, Бөек Ватан сугышы башлана. Ирен фронтка озаткан әниләре, балаларын ияртеп, туган авыллары Шүрнәккә кайтып егыла. Ул чакларда бер кешегә дә җиңел булмаган - кайгыны ил белән күтәрсәң, җиңелрәк тоела. Фекла Ивановна, тылдагы башка хатыннар кебек, тормыш авырлыкларын үз җилкәсендә күтәрә. Көндезләрен колхоз эшендә булса, озын кичләрен фронтка җылы оекбаш, бияләй бәйләп үткәрә. Балалары үсә төшә, аларны ашатырга, киендерергә кирәк. Тик менә тамак туерлык итеп ашарлык ризык кына юк, яз көннәрен кар эрү белән, басуга чыгып, өшегән бәрәңге җыеп пешерүме, җәй җитсә алабута җыеп күмәч пешерүме - берсе дә калмый. Олы уллары Иван белән Алексей колхозда атлар көтә башлый. Сәламәтлеге нык какшаган әниләре исә түшәккә егыла.

Кечкенә вакыттагы истәлекләреннән тагын берсен әтием һәрвакыт күз яшьләре аша сөйли. Сугыш елларында авылда мәктәп балаларын бушка ашатканнар. Шулай беркөнне әтиемнең абыйсы Алексей ашын ашамыйча кулы белән каплап утыра икән. Укытучылары Анна Михайловна: "Син, улым, нигә ашамыйсың?" - дип сорагач, ул елап: "Мин ашымны нәнәйгә алып кайтам, ул ачлыктан үләргә ята", - дип җавап биргән. Укытучы бер сүзсез калай чәйнеккә аш салып бирә - малай сөенә-сөенә өенә йөгерә. Шул бер тәлинкә аш әниләрен үлем тырнагыннан алып кала.

ТОРМЫШ ДӘВАМ ИТӘ

Әткәм гармунны дәртләнебрәк уйный башлый. Аның йөзе яктырып китә... Тормышта бит шулай: бер кайгырсаң, бер шатланасың. Сугыш беткән көннәрнең шатлыгын сөйләп бетерерлек түгел. Ул вакытта бөтен кеше бәхетле була, бөтен авырлыклар артта калган сыман. Әтиләре дә сугыштан исән-сау әйләнеп кайта. Алда тырыш хезмәт, якты көннәр көтә. Барысы бергәләшеп, җиң сызганып, эшкә керешәләр. Әтием Николай да үсеп буйга җитә. Атлар көтеп йөргән егетне колхоз Морт МТСына укырга җибәрә. Тракторист белгечлеге алып кайткан әтием "колесный" тракторында эшли башлый. Кыр эшләре бетүгә, яшьләрне Лубян янында урман кисәргә җибәрәләр. Урман кисүе авыр булса да, кичләрен егетләр клубка киноларга йөриләр, җырлап-биеп күңел ачалар. Шул вакытта яшь Николай Сәрдәвеч авылының чибәр кызы Лиза белән таныша, һәм, озак та үтми кышкы матур бер кичтә алар кавышалар. Тегү-чигүгә һәм башка эшләргә дә бик оста булган яшь киленгә авылда сокланмаган кеше калмагандыр. Әниебез эшкә батыр була: колхоз эшендә дә сынатмый, хуҗалыкта да бар эшне белеп эшли. Бакчаларында кыяр-помидор, җиләк-җимеш гөрләп үсә. Ә иң сөендергәне - бер-бер артлы биш бала дөньяга килә һәм тәгәрәшеп үсәләр. Пар канатлы әти-әнием армый-талмый колхозда эшли: әтием - тракторист, әнием - сыер савучы. Бабай нигезенә яңа йорт җиткереп чыгалар. Балалар тәрбиясендә әбиебезнең өлеше бик зур. Һәр балага эш бүленеп бирелгән: беребез суга барса, икенчебез мал-туар карарга булыша, беребез утын кертсә, икенчебез идән-сәке юа. Әниебез фермадан кайткан арада сөлге чигәргә дә, җылы бияләй, оекбашлар бәйләргә дә, безгә күлмәк-ыштан тегеп кигертергә дә өлгерә. Әтиебез көн-төн эштә. Яз көннәрен җир сөрүдә, чәчүдә булса, җәйләрен кырдагы икмәкне урып-җыярга комбайнга утыра. Көзен тагы шул басуларда трактор гөрелтесе. Ул елларны колхозчылар ярышып эшли: кем күбрәк җир сөрә дә, кемнең буразналары тигезрәк. Әтиебез Данилов Николайның исеме Мактау такталарыннан бер дә төшми, Социалистик хезмәт ударнигы булганга, Алабуганың Ленин мәйданындагы район Мактау тактасында рәсеме озак еллар эленеп тора. Сабантуйларда, клубта үткәрелә торган бәйрәмнәрдә әтиебезгә һәрвакыт Мактау кәгазьләре, төрле бүләкләр биреп тордылар. Әти-әниебез безне - балаларын яхшы тәрбияле, югары белемле итәргә тырышты.

СЫНАУ АРТЫННАН СЫНАУ

Инде балалары да үсеп буйга җиткән, мөстәкыйль тормыш корып җибәрергә дә өлгергәннәр. Бер-бер артлы оныклар дөньяга килеп тора. Ләкин шул вакытта бәхетсезлек көтеп торган икән үзләрен. Көннәрдән бер көнне ут чыгып, төп йортыбыз янып бетә. Әти-әниебез өсләрендә булган җәйге киемнәре белән генә урамда басып кала. Моның никадәр авыр булуын үзе кичергән кеше генә аңлыйдыр. Шуны да әйтергә кирәк, әтием янып торган йорттан бары тик яшел гармунын гына алып чыгарга җитешә. Шул гармун тавышы аларга үзләрен кулга алырга, яңа йорт салырга көч бирә, юлдаш була кебек. Ата-баба нигезен ташламыйча, шул урынга, без балалары белән бергәләшеп, ак таштан яңа йорт салалар. Яңа мәшәкатьләр, яңа тормыш башлана. Яннарында яраткан төпчек уллары Алексей үз гаиләсе белән яши. Оныклар тәрбияләп, тынычланып тормыш алга таба дәвам итә. Ләкин алда әле кайгыларның иң зурысы көтә икән: ниндидер явызлар уллары Алешаны кыйнап үтерәләр. Дөньяда иң кадерле балаларын югалткан ата-ананың нинди хәлдә булуын күз алдына китерүе дә кыен. Аяз көнне яшен суккан кебек була аларны. Тормышларын болыт каплый. Күз яшьләре елга кебек ага. Гармун инде сайрамый - ул үксеп елый, чөнки вакытсыз якты дөньядан киткән газиз уллары авылның иң оста гармунчысы була. Авылдагы бер концерт та, бер бәйрәм дә Алексейдан башка үткәрелми. Әтиебез сәләте аңа бирелгән була. Нишләргә? Яшәү өчен кайлардан көч табарга?.. Башка балалары белән аралашып, ярдәмләшеп тормасалар, ничек күтәрерләр иде бу уртак кайгыны?.. Көннәр берсе артыннан берсе үтә, акрын гына еллар да уза, кайгылар басыла, тормыш дәвам итә.

Ә гармун һаман уйный - моңлы көйләре белән хатирәләр сүтә. Гармун сыры кебек тирән буразналар әтием маңгаена сырыла. Баксаң, тормыш үзе моңлы бер җыр икән... Еллар артыннан еллар сузылган, инде 80 яшь тулу тантанасы да узган. Әтиебез чын ир кеше башкарырга тиешле бөтен эшләрне дә башкарган: йорт та салынган, агачлар да утыртылган, биш бала үсеп аякка баскан. Шулай да күңелендә хыялы бар - кешеләр күңелендә якты эз калдырырлык ниндидер яхшылыклар эшлисе килә аның. Әтиебезгә әниебез белән бергәләшеп, балаларын һәм оныкларын сөендереп, озак яшәргә язсын! Әтиебез гармуны озаграк уйнасын иде, үзенең борынгы моңлы көйләре белән безне - яшь буынны тормышның кадерен белеп яшәргә өйрәтсен иде!

Надежда МЕЛЬНИКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев