Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ТКХ – сорау һәм җавапларда

Үткән атнада Алабугада торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча чираттагы пресс-конференция узды.

Күгәрек һәм юеш

Сорауларның берсе Кече Покров урамындагы (Комсомол паркы территориясе) 33, 33а йортларындагы фатирларда хакимлек иткән күгәрек һәм дымлылыкка кагылышлы иде.

- Бу йортларга "Чаллы" идарәче компания хезмәт күрсәтә. Бер атна элек без башкарма комитет вәкилләре һәм ТКХ вәкилләре белән берлектә бу адрес буенча бардык. Төзелеш кимчелекләре булган фатирлар буенча йөрдек. Йорт көзен файдалануга тапшырылган. Мөгаен, ул җылынып җитмәгән булган, яки барына да конденсат гаепле. Мондый мәшәкатьләр яңа йортларда булгалый, - дип аңлатты бу хәлне ТКХ һәм төзелеш Департаменты директорының урынбасары Михаил Рождаев.

Капиталь төзекләндерү турында

- 2017 елда программаның гомуми лимиты артты - 123 миллион сум акча бүлеп бирелде. Программада 32 күпфатирлы йорт катнаша, 16 сында эш башланган инде. Нигездә бу инженерлык челтәрләрен, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү челтәрен, канализациияне төзекләндерү, йомшак түбәне авышына үзгәртеп кору һәм фасадларны җылыту, - дип хәбәр итте ТКХ һәм төзелеш Департаменты директорының беренче урынбасары Ольга Михайлова.

Тарифлар хакында

- ТКХ квитанцияләрендәге тариф язулары ай саен төрле. Мисалга, гыйнварда 134 булса, февраль өчен - 101.

- Бүген кайнар суга тариф ике өлештән тора - бу кайнар су белән тәэмин итү өчен тотылган салкын су һәм суны җылыту. КСТ (ГВС) өчен ССТ (ХВС) - даими зурлык, суны җылыту бәясе ай саен төрле, чөнки җылылык энергиясе тарифыннан, бер куб метр суны җылытуга киткән жылылык энергиясенең кулланылган күләменнән чыгып исәпләнелә, - дип аңлатты Алабуга исәп-касса үзәге директоры Римма Хәбибрахманова.

Өзеклекләр каян килә?

- Гыйнварда һәм февральдә Яшьләр урамы 14нче йортта кисәтүсез генә җылылыкны өзделәр. Подъездга белдерүләр эленмәде. Салкын су белән дә шундый ук хәл.

- Бу айларда 8нче микрорайонда суны аврия белән бәйле рәвештә берничә йортта туктатырга туры килде. Халыкны планлы эшләр алдыннан гына кисәтәбез. Авария вакытында бу мөмкин түгел, - дип җавап бирде "Жилкомфортсервис" ИК директоры Руслан Галәветдинов.

Әҗәтнең дә була төрлесе

- Исәп-касса үзәгенең алабугалылар алдында әҗәте бармы-юкмы икәнен ничек белергә? Исәпләүләрдә хата киткән очракта, нишләргә?

- Халыкның артыгын түләү очраклары бар. Бу очракта алар гариза яза, һәм бу сумма әҗәт булган башка урынга күчерелә, - ди үзәк директоры Римма Хабибрахманова.

Тукталышларда

- Шәһәрдәге тукталыш урыннарының торышы өчен кем җаваплы?

- Шәһәр хуҗалыгы идарәсе. Көн саен 21 юл эшчесе шәһәрне чистартуга җәлеп ителә. Безнең карамакта 79 тукталыш һәм җәяүлеләрнең юл аша чыгу урыннары.Һәр эшчегә бишәр тукталыш беркетелгән, алар бер сменада бу урынны тәртиптә тотуны кайгыртырга тиеш. Сәүдә нокталары янындагы тукталышларга килгәндә, алар кибет балансында, - дип җавап бирде Шәһәр хуҗалыгы идарәсе директоры Алексей Ферт.

Лифтлар

- Ни өченйортның беренче катында яшәүчеләр лифт өчен түләргә тиеш?

- Ике тариф бар. Берсе - лифтка техник хезмәт күрсәтү, бүген аның бәясе квадрат метр өчен 0,25 сум. Икенчесе - лифттан файдалану. Тариф, өченче каттан башлап, бер кешедән аена 78 сум 89 тиен. 2017 елның 1 июленнән шәһәр буйлап "лифтларга техник хезмәт күрсәтү һәм төзәтү" бердәм тарифы кертеләчәк, ул беренче каттан башлап, квадрат метр өчен 2 сум 99 тиен торачак. Лифтлар күпфатирлы йортлардагы гомумйорт милкенә карый. Беренче катта яшәүчеләр ике тариф түгел, берне генә - лифтны карап тоту өчен, - дип аңлаттып "Домуправ-3" ИК директоры Андрей Томилин.

Исәпләгечләр

- Салкын суга исәпләгеч куйдыру күпме тора? Үзең куйган очракта, пломбалаштыру күпмегә төшәчәк?

- Бер счетчикны алыштыру өчен 187 сум кирәк, пломба - бушлай. Торбалар полипропиленнан икән, исәпләгеч җайланма урнаштыру 374 сум торачак, корыч торбалар булганда - башкарылган эшнең катлаулыгыннан тора. Пломба ясату өчен гариза бирү диспетчерлык хезмәтенең - 58-222 бердәм телефоны буенча, - дип җавап бирде хезмәт күрсәтүче "Тис" ҖЧҖ директоры Рафаэль Сәләхов.

- Еш өзеклекләргә күрә чүп тыгылып, кайнар су исәпләгеченең икесе дә бер үк вакытта эшләүдән туктады. Алар кем акчасына алыштырылырга тиеш?

- Мөмкин булганча тизрәк идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк, алар бу очракны теркәргә тиеш. Идарәче компания һәм хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләре бергә урынга барып, исәпләгечләрнең яраксызга чыгу сәбәбен ачыклый. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, кем түләсе билгеле була, - дип аңлатты ТКХ һәм төзелеш Департаменты директорының урынбасары Михаил Рождаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев