Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тәмле ризыкның сере нәрсәдә?

Алда 8 март бәйрәме җитә. Өйдә бүләктән тыш тәмле ризык та көтеп торса, икеләтә күңелле. Көндәлек тормышта аш-суны күбрәк хатын-кызлар әзерли. Шулай да, ишетеп белгәнебезчә, ир-атлар әзерләгән ризык тәмлерәк була: әллә ул хатын-кызларның ингредиентларны чамалап, ә ир-атларның граммына кадәр төгәл салуы белән бәйле – монысы сер булып кала.

Шул серне ачу теләге белән мин тәмле пешерүче бер дустыма киттем. Аның исеме Марат Шакиров. Ул махсус икътисади зонада эшли. Аңа 32 яшь, өйләнгән, ике баласы бар. Марат сөйләвенчә, аш-су пешерүгә кызыксыну студент елларында уянган. Урта Азиядән килгән курсташ егетләр үзләренең ашларын менә дигән итеп пешергәндә, аларга ияреп әзерләп каравы уңышлы килеп чыккан, шулай итеп пешерү аның яраткан шөгеленә әйләнгән.

– Барыннан бигрәк миңа пылау пешерергә ошый. Мин пешергән ризыклардан дусларым һәм гаиләм күбрәк лагман һәм дәмләмә яраталар. 8 март бәйрәменә яраткан хатыным һәм кызым өчен мин нәкъ менә дәмләмә пешерергә уйлыйм, сезнең белән дә үземнең рецептым белән уртаклашам, – ди Марат.

Моның өчен, аның сүзенчә, сезгә түбәндәге ингредиентлар кирәк:

сарык ите – 1 килограмм,

бәрәңге – 1 килограмм,

кәбестә – 500 грамм,

помидор – 3 данә,

суган – 1 килограмм,

кишер – 1 килограмм,

үсемлек мае – 50 миллилитр,

зира (кумин) – 1 чәй кашыгы,

төелгән кызыл борыч һәм тоз – тәме буенча,

болгар борычы – 3 данә,

базилик – 1 чәй кашыгы,

петрушка – 1 чәй кашыгы.

Бу ашамлык казанда катлап пешерелә. Иң элек майны кыздырабыз, кишерне уртача кисәкләргә турап салабыз, өстенә ит, аннары суган, киләсе кат – 1,5 болгар борычы, өстенә помидор турыйбыз, тәмләткечләр, кәбестә, бәрәңге, калган болгар борычы һәм помидорны, 100 миллилитрга якын су салабыз. Казан капкачын тыгыз итеп ябабыз да, акрын утта 40-45 минутка якын томалап пешерәбез. Бу ашамлыкны пешерү өчен 2 сәгатькә якын вакыт китә.”

“Ризыкны тәмле итеп әзерләүнең сере нидә?” – дип сорагач, Марат миңа: “Яхшы кәеф белән һәм яратып пешерүдә!” – диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев