Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тәмле суган ашы

“Яңа Кама” һәм “Алабуга нуры” газеталары редакциясе хезмәткәрләре “Шәһәрнең мәдәни мохите” проекты кысаларында узган “Шатлык хәзинәсе” гастронимия фестивалендә 40 литр суган ашы өләште.

Бәйрәм, традиция буенча, “Гуляй”паркында узды, анда берничә мәйданчыкта уңыш күргәзмәсе, күп кенә мастер-класслар һәм концерт программасы оештырылды. Фестивальнең үзенчәлеге – безнең редакциядән иң тәмле суган ашы һәм Танайкада яшәүчеләрдән суган, кабак һәм алмадан хуш исле коймак. Әлеге тәмле ризыклар белән теләгән һәркем сыйланды. Ахырда  “Яшелчә ыгы-зыгысы” конкурсында катнашучыларны бүләкләделәр.

Сүз уңаеннан, безнең редакциядән “Суперовощ-2019” бәйгесендә катнашырга ашыгыгыз. Анда катнашу өчен “Вконтакте” социаль челтәрендәге “Новости Елабуги” төркеменә керергә кирәк, анда бөтен шартлар да күрсәтелгән. Сорауларны 3-81-11 телефоны буенча да бирергә мөмкин. Конкурс 1 октябрьгә кадәр үткәрелә.                                             реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев