Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ТОСларга – 3 яшь

Июльдә Алабуганың күпчелек территориаль җәмәгать үзидарәләренә 3 яшь тула. Бу вакыт аралыгында алар шәһәрнең иҗтимагый тормышында ныклап тамыр җәйде.

6нчы ТОС ("Халкым") 10нчы һәм 11нче микрорайон территорияләрен үз эченә ала. Монда якынча 9 мең халкы булган 28 күпфатирлы торак йорт бар. "Халкым" территориаль җәмәгать үзидарәсе 1нче мәктәп территориясендә урнашкан.

Узган елны ТОС шәһәр советы депутаты Сергей Шумихин белән бергә бәйрәм уздырды - мәктәп территориясендә спорт мәйданы ачылды. Территориаль үзидарә органнары микрорайоннар тормышында актив катнаша - май чабу бәйрәменә 400 белен пешереп өләштеләр, ишегалды бәйрәмнәрендә 300 баланы туңдырма белән сыйладылар. ТОС өй тирәсендәге территориядә бакча гөлләре үстерүчеләрне бүләкли, күп балалы гаиләләргә, инвалидлар декадасында инвалид балаларга яңа ел күчтәнәчләре әзерли, төрле конкурслар оештыра. Территориаль җәмәгать үзидарәсе инициативасы белән шушы микрорайонда яшәүче пенсионерлар атнага ике мәртәбә физкультура белән шөгыльләнә.

Моннан кала, җәмәгать оешмасы Тукай скверы территориясен төзекләндерүдә актив катнаша, биредә агачлар утырта. Откан грант акчасына үз биналарына ремонт ясаганнар, оргтехника сатып алганнар.

7нче ТОС ("Мирас") үз эшен шәһәрнең тарихи өлешендә башкара. Бу территориягә кергән 3 меңгә якын йортта 15 меңнән артык кеше яши. Территориаль җәмәгать үзидарәсе базасында "Осталар шәһәре" декоратив-кулланма сәнгать берләшмәсе оештырылган. Бирегә тегәргә, бәйләргә, чигәргә теләге булучылар һәм тәҗрибә белән уртаклашырга теләүчеләр җыела. Алар үз эшләреннән күргәзмәләр оештыра һәм беренче тапкыр Спас ярминкәсендә дә катнашканнар. Пешерергә яратучылар өчен дә берләшмә бар, монда актив пенсионерлар чәй табыны артына җыелып, үз рецептлары белән уртаклаша, алдан сөйләшенгәнчә, кирәкле продуктларны алып килеп, бергәләп ризык әзерли. Яшүсмерләр өчен театр түгәрәге оештырылган. Анда 5нче, 10нчы мәктәп һәм 4нче гимназия укучылары йөри. Быел "Афродита" төркеме "Славься, Отечество" региональ конкурсында катнашты. Монда шулай ук күпсанлы иҗади конкурслар үткәрелә.

Халыкны кабул итүгә шәһәр советы депутатлары җәлеп ителә, мәсәлән, Яр буе урамына асфальт салу мәсьәләсе хәл ителде. Грант акчасына үзидарә өчен оргтехника алынган һәм шәһәрнең аскы өлешендә балалар мәйданчыгы ясалган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев