Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Төп максат – ярдәмгә килү

Алар, чакыру алу белән, көн дими, төн дими, кешеләргә ярдәмгә ашыга. Коткаручыларның җитезлеге, үз эшләренә җаваплы караулары аркасында күпме кешенең гомере сакланып кала, чиксез рәхмәт аларга!

Без, Алабуга шәһәре һәм районы буенча коткаручыларның берсе, өлкән янгынчы, 24 яшьлек Айрат Хәбибуллин белән әңгәмә кордык. Ул гадәттән тыш хәлләр министрлыгында 2012 елдан бирле эшли.
- Сайлаган һөнәрегез ошыймы?
- Эшем бик ошый. Укырга, күнекмәләремне үстерергә омтылам. Бирегә 2012 елның апрелендә килдем, мине машина йөртүче итеп алдылар. Машина йөртә белү дәрәҗәсен тикшерү, турникта күтәрелү, йөгерү буенча имтихан бирдем. Хәзер мин өлкән янгынчы.
- Нигә сез нәкъ менә бу һөнәрне сайладыгыз?
- Армиядән кайткач шундый уй килде. Кечкенәдән кешеләргә ярдәм итәргә ярата идем. Коткаручы һөнәрен сайлавым белән горурланам.
- Шушы вакыт эчендә сезнең өчен иң авыр булып саналган очрак?
- Эшкә урнашкач, озак та үтмәде, юл һәлакәте урынына чыктык. Гаиләләре белән авариягә очрап, һәлак булганнар, арада күкрәк балаларын да күрү минем өчен бик авыр булды. Бу күренеш әле һаман да күз алдымда.
- Эш көнегез нидән башланып китә?
- Эшкә сигезенче яртыда киләбез, җитәкче бурычлар куя, аннары иртәнге аш ашыйбыз, теория буенча конспектлар язабыз, көндезге аш, аннары практик өлеш буларак төрле физик күнегүләр, мәсәлән баскычтан менеп-төшүләр. Төнлә икешәр сәгать дежур торабыз, ул арада калганнарыбыз ял итә, бер сменада без дүртәү. Тәүлек буе монда.
- Һөнәрегезнең куркыныч булуы хакында уйланганыгыз бармы?
- Килешәм, төрле хәл булырга мөмкин, ләкин ярдәмгә ашыкканда, ул турыда онытасың. Төп максат - коткару. Андый уйлар белән монда эшләү мөмкин түгел. Вакыт-вакыт кешеләрне генә түгел, агач башындагы мәчеләрне дә коткарырга туры килә, - ди ул.
Моннан тыш Айрат Хәбибуллинның урта юридик белеме бар, киләсе елга читтән торып югары уку йортын тәмамлап, юрист белгечлеге алачагын да әйтте, ләкин ул шушы өлкәдә калырга һәм кешеләрне коткаруын дәвам итәргә тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев