Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Төркиядә Яңа елны билгеләп үтәләрме

Бу турыда безгә Төркиянең Ризе шәһәрендә яшәүче ватандашыбыз – Альбина Язар сөйләде.

– Төркиядә Яңа елны билгеләп үтмиләр. Әлбәттә, кайберәүләр чыршы куя, ләкин алар аз. Кагыйдә буларак, яшьләр Яңа ел төнендә бар һәм рестораннарда җыела, чикләвек белән кола эчә һәм телевизор карый. Ирем тумышы белән бу илдән, һәм аның әти-әниләре дә Яңа елны бәйрәм итми. Ул үзе аңа битараф карый, ләкин шулай да, мин ишеккә чыршыдан эшләнгән венок эләргә җыенгач, моны эшләргә рөхсәт итмәде, янәсе, күршеләр безне Яңа ел каршылый дип уйламасын. Ә өйдә балалар белән барыбер чыршы куябыз. Дөрес, ясалманы гына. Һәм әлбәттә инде, бәйрәм табыны әзерлим, балаларга бүләкләр тапшырам. Аларны Кыш бабайга хатлар язарга өйрәттем, хатларын хәзер дә саклыйм. Элек балалар уенчыклар сорый иде, ә быел инде олы улыбыз компьютер, ә кечесе – синтезатор сорады. Әйтергә кирәк, мәктәпләрдә дә Яңа ел үткәрелми. Ял көне бары бер – 1 гыйнвар, 31 декабрь кыска көн түгел. Без Россиягә Яңа ел үткәрергә соңгы тапкыр сигез ел элек кайткан идек. Әлбәттә, өебезне, чын кышкы бәйрәмне, карны бик сагынабыз, әмма сәфәр бик кыйммәткә төшә. Төркиядә кар юк диярлек. Бервакыт яңа елга кар яуган иде, ләкин бик тиз эреп бетте. Соңгы ике елда бөтенләй булмады, быел да булмас дип уйлыйм. Без яши торган Ризе шәһәре таулар арасында урнашкан. Бу – Төркиянең иң яңгырлы урыны, биредә дымлылык бик югары. Ә инде кар да яуса, тау юллары бик тайгак һәм алар буенча йөрү бик куркыныч булачак. Сезнең газета аша туганнарыма сәламнәремне җиткерәм. Кадерле әти-әнием Соня һәм Газрат Рамазановлар! Сезне яңа 2020 ел белән котлыйм! Бу ел безгә ныклы сәламәтлек, зурдан-зур уңышлар, мәхәббәт һәм бәхет алып килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев