Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тукайлы шәһәр булабыз

Болай да "музейлар шәһәре" булган Алабугада тиздән тагын бер һәйкәл барлыкка киләчәк. Габдулла Тукай һәйкәле 1 нче мәктәп янында куелыр һәм ачылу тантанасы шагыйрь туган көндә - 26 апрельдә булыр дип ниятләнә.

Бронзадан коелган һәйкәлнең тирә-юне дә төзекләндереләчәк, әлбәттә. Биредә утыргычлар, яктырткыч, чүп савытлары куелачак, клумбалар һәм агач үсентеләре утыртылачак.

Узган елның ноябрендә һәйкәлнең концепциясе буенча җәмәгать фикер алышуы булган иде. Очрашуда татар җәмәгатьчелеге активистлары, җитәкчеләр һәм район башлыгы Геннадий Емельянов катнашты. Фикер алышу барышында экспозициянең төгәл планы төзелде, һәйкәл куелачак урын билгеләнде.

Бөек шагыйрь исемендәге мәйданны төзекләндерү һәм һәйкәлнең үзен урнаштыру эшләре барышында беренчел проектка кайбер үзгәрешләр дә кертелергә мөмкин. Мәсәлән, хәзер Тукай һәйкәленең тышкы кыяфәте үзгәртелгән. Хәзер Тукайның башында түбәтәй бар, ә һәйкәлнең тирә-ягында шагыйрь әсәрләренең төп геройлары урнашачак.

Һәйкәл куелачак урын турында бәхәсләр күп булды. Аны шәһәрнең аскы өлешендә татар гимназиясе янында куярга дигән фикер дә әйтелде. Нәкъ менә 1 нче мәктәп каршындагы мәйданны сайлау да очраклы түгел. Бу урын бар яктан да яхшы күренә. Димәк, биредә әдәби очрашулар, шигърият бәйрәмнәре үткәрү өчен иң кулай урын. Моннан тыш, якын-тирә йортларда яшәүчеләр бу мәйданның машина стоянкасына әверелүенә инде күптәннән борчыла. Хәзер исә монда территория койма белән уратып алынган.

Тукай һәйкәле бронзадан ясалачак, бу эш белән Мәскәү сынчысы Владимир Демченко шөгыльләнә. Танылган скульптор иҗаты белән алабугалылар инде күптәннән таныш: ул Алабугадагы һәйкәлләрнең 90 процентын иҗат иткән. Д.Стахеев һәйкәле, сугышчы-интернационалистлар мемориалы, Алабугага нигез салган Болгар әмире Ибраһим I һәйкәле - шәһәребездә булган һәркемнең күңеленә хуш килә. Шагыйрьнең характерын аңлар өчен ул Г.Камал театры актрисаларының берсе башкаруында Тукай шигырьләрен тыңлаган, аларга язылган музыка белән танышкан.

Тукай һәйкәлен ачу шагыйрьнең туган көненә - 26 апрельгә планлаштырылган. Тик финансларның җитәрлек дәрәҗәдә булмавы безнең планнарны бозарга мөмкин, ди район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Владимир Фролов.

  • "Татнефть" компаниясе күчергән 1,5 миллион сум эшләрне башлап җибәрергә мөмкинлек бирде. Бүгенге көндә бу акчага төзелеш материаллары сатып алабыз. Бу - "халык төзелеше" булачак, шуңа күрә оешма һәм предприятие җитәкчеләренә һәйкәл өчен акча күчерү турында мөрәҗәгать хатлары җибәрелде. Ниятләгән эшләрне башкарып чыгу өчен якынча 12 миллион сум таләп ителә, - диде Владимир Фролов.

Һәйкәл төзелешенә һәркем хәленнән килгәнчә ярдәм итә ала. Химаячеләр онытылмаячак, дип вәгъдә итә шәһәр җитәкчелеге. Тукай исемендәге бу мәйданда хәйриячеләр исеме язылган махсус такта куелачак.

Тормыш тамак кайгысы, машина-фатир алыштырып кына алга бармый. Бу тормышта рухи азыкка да урын табылырга тиеш. Укучылар һәм укытучылар, шагыйрьләр, шигърият яратучылар һәйкәл янына бәйрәмнәрдә килсә, мондый көннәрдә анда әниләр балалары белән ял итә алачак. Ә кечкенәдән Тукайның кем булуын, аның шигырьләрен танып үскән буынның киләчәге, һичшиксез, өметле һәм якты.

Фәридә ӘСКӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев