Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Туксан яшен каршылый

Үз гомерендә төрлесен күргән Фәүзия әби сигез ел гомерен күмер шахталарында кичергән.

Фәүзия Гафур кызы Минкина 1928нче елның 10 маенда Башкортстанның Дүртөйле районы Исмаил авылында крестьян гаиләсендә тугызынчы бала булып дөньяга килә. Гаиләдәге балаларның бишесе балачакта ук улгән.

Фәүзия Минкина 4 сыйныф белем алган. Гаиләләре ярлы, гел ач, аякларында чабата булган, киемнәре булмаган диярлек, ә булганнары  капчык тукымасыннан тегелгән. Аталары бик озак авырып яткан, ул яшүсмер чагында үлеп киткән. Иң олы абыйсы Сабирҗан сугышның беренче көннәрендә үк ирекле фронтка китеп, Молотов (хәзер Пермь) шәһәренә эләгә. 1942нче елда Харьков шәһәре госпиталеннән аның үлем хәбәре килә. Икенче абыйсы Мәхмүдҗан сыгышка кадәр Армиядә хезмәт иткәндә, аннан аягы яраланып кайта, озак та үтми кан зарарлануыннан үлә.

Сугыш вакытында 13 яшьлек Фәүзия апасы Мусалия белән колхозда төрле биремнәрне үтәп, барысы белән дә бертигез эшли. Алар кырны сукалаган да, утырткан да, уңышны да җыйган. Шулай ук фермада бозаулар караган. Олылар белән бергә урман егырга да туры килгән.

Фәүзия Гафур кызы ачлык елларын бик яхшы хәтерли: каткан җирдән черек бәрәңге казып, алабутадан юка пешереп ашаганнар. Шул ук вакытта төннәр буе бияләйләр, оеклар, шарфлар бәйләп, фронтка посылка салганнар.

1949 елда ике иптәш кызы белән авылдан Кыргызыстандагы Кызыл Кыя шахта шәһәренә  киткән. Сигез елга якын җир астында шахтада эшләгән – күмер тулы вагонеткаларны эткән. 1956 елда бөтен хатын-кызны җир асты эшләреннән азат иткәннәр, Фергант текстиль комбинатына җеп чорнаучы булып эшли башлый. Аннары аяк киеме фабрикасында аяк киеменә табанын беркеткән.

1956нче елда шахтер-гармонистка киягә чыга. Алар бергә өч кыз бала үстерә, аларга югары белем бирә.

1993нче елда, ире вафат булганнан соң, олы кызы янына Алабуга шәһәренә күчә.

Хәзерге вакытта өч кызы, алты оныгы, алты оныкчыгы бар.

Намуслы хезмәте өчен мактаулы грамоталар, рәхмәт хатлары һәм юбилей медальләре белән бүләкләнде.

Хөрмәтле Фәүзия апа, безнең буын тормыш юлын Сезнең кебек лаеклы узган кешеләр белән горурлана. Гомер бәйрәмегез якынлашу уңаеннан, Сезгә ныклы сәламәтлек, туганнарыгызның игътибарын һәм хөрмәтен телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев