Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тәвәккәлләдем һәм ялгышмадым: мәшгульлек үзәге үз эшен ачарга ярдәм иткән

Бу атнада, 19 апрель көнне дәүләт мәшгульлек үзәге үзенең 30 еллыгын билгеләп үтте. Шушы еллар эчендә аның белгечләре берничә меңләп кешегә, тормышларына турыдан-туры катнашып, эшкә урнашырга ярдәм итте.

Вакыт үтә, бер урында гына тормый, мәшгульлек үзәге күрсәткән хезмәтләр дә үзгәреш кичерә. Элегрәк алар эш табарга гына булыша иде, соңгы елларда исә яңа һөнәр үзләштерүдә дә ярдәм итәләр, үз эшеңне ачарга мөмкинлек тә бирәләр. Бәхәссез, бу яңача яши башлау өчен бик мөһим. Дамира Напольских нәкъ менә шулай уйлый — ул декрет ялы вакытында яңа һөнәргә өйрәнгән һәм тормышын тулысынча үзгәрткән.
− Берничә ел мин Казанда яшәдем, аннары Алабугага кайттым, монда кияүгә чыктым да калдым. Казанда ресторан бизнесында эшләгән идем, биредә озак эзләнергә туры килде. Логистика өлкәсенә урнаштым, ләкин бу эшнең минеке түгеллеген тойдым. Аннан соң мин декретка киттем. Ниндидер яңа эш табарга теләдем, һәм Диана апам мәшгульлек үзәгендә декреттагы хатын-кызлар өчен курслар барлыгын әйтте, анда төрле юнәлештә — визажчы, хисапчы, 1С операторына өйрәнергә мөмкин икән. Мин үзем иҗади шәхес булганлыктан, визажчы белгечлеген сайладым. Барып язылдым. Курста алган белемнәрнең яхшы дәрәҗәдә булуына гаҗәпләндем. Өстәвенә — яңа танышулар. Миңа кашлар ясау, аларны төрлечә үзгәртү ошады, чөнки алар кеше йөзен ничек үзгәртүен аңладым, − дип сөйли Дамира.
Курсларны уңышлы тәмамлап, кыз эшли дә башлый. Ләкин әйтүе генә җиңел, чынлыкта яңа эшне башлау бер дә гади түгел — башта үзеңә клиентлар җыйнап, кулың «ятып» торырлык итәргә кирәк. Күпме кашны бушлай ясаганмындыр, миллионга тулгандыр, мөгаен, ди Дамира. Әмма эше моңа торырлык. Алган тәҗрибәсе алга таба бик булыша. Яңа эшчәнлеге белән кызыксынуын күреп, Диана аңа мәшгульлек үзәгендәге программа турында әйтә, бизнес-план якласаң, әлеге программа кысаларында үз эшеңне үстерергә акча алып була. Үзен эшмәкәрлектә сынап карарга уйлап, Дамира тагын консультация алырга бара.
Бу вакытта аның кызына ике яшь ярым була, озакламый эшенә чыгарга кирәк, тик барасы килми. Һәм менә... Дамира янә балага узганлыгын белеп ала. Күкләрдән билге дими, ни дисең инде? Димәк чынлап та эшем минеке түгел дип тәвәккәлләп, ул бизнес-планга тотына.
− Эшмәкәрлек эшчәнлеге буенча берничә тест үттем, аннары безгә бизнес-планны ничек төзергә кирәген өйрәттеләр, һәм мин аны яздым. Бу программа ИП ачарга теләүчеләр өчен зур мөмкинлек бирә, эшкә керешкән вакытта финанс яктан да, мораль яктан да этәргеч дип саныйм. Гади генә кыз, бизнес-план эшләп, фикерләр генераторы роленә үзеңне куеп карыйсың, башыңда күп уйлар туа, син шулар белән яши башлыйсың, бу сине тагын да илһамландыра һәм алга этәрә — бу гаҗәеп. Бөтен җаныңны биреп, яратып, идея тормышка ашырыла башлый. 
Дамира бизнес-планын уңышлы яклый, дулкынландыргыч була, тик аның белән бергә эш башлаучылар бер-берсен куәтләп тора. Икенче көнне бергәләп Казанга, ИП ачарга китәләр. Мәшгульлек үзәгенең шушы юнәлешен алып баручы хезмәткәрләр бик булыша, документларның дөрес рәсмиләштерүен дә күзәтеп торалар.
− Безгә акча күчерелгәч, беренче чиратта, урын таптым, тормыш иптәшем белән ремонт ясадык, җиһазлар алдык. Ирем Роман нык ярдәм итте, шуңа күрә мин кыюланып яңа эшкә керештем. Кызыктыргыч булды, комарлык тойдым. Гыйнварда бу эшне башлап җибәрдем, февральдә матурлык мини-студиясе ачтым.
Эше уңышлы килеп чыккан, хәзер Дамираның үз персоналы бар, ул ике кызны өйрәткән, алар даими рәвештә белемнәрен яхшырта, исәпләре — тагын да киңәю.
− Әлбәттә, билгеле бер каршылыклар булды, тик теләгең бар икән, бөтен курку, кыенлыкларны җиңәргә була. Кечкенәдән шулай өйрәттеләр — нәрсә эшләсәң дә, намус белән башкар, мин шулай итәм дә. Яраткан эш белән шөгыльләнергә кирәк, юкса тормыш буяулары уңа.

Фото Дамира Напольскихның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев