Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Укучыларның туклану мәсьәләсенә нокта куелды

Мәктәп ашханәләре эшендә үзгәрешләр шәһәрдә зур ризасызлык тудырган иде. Бу атнаның "эшлекле сишәмбе"сендә район башлыгы укучыларны тукландыру турында бәхәсләргә нокта куйды.

Исегезгә төшерәбез, элек аз керемле гаиләдән булган укучылар бушлай ашатылды. Райондагы барлык 8292 укучыдан 2880 баланың шундый хокукы бар иде, ягъни бу акча ягы чикләнгән гаилә укучыларының һәр дүртенчесе дигән сүз.

− Мин югында кайнар ашларны оештыруга үзгәрешләр кертергә карар кылганнар. Беренче һәм икенче тәнәфесләрдә һәр укучы 6 сум 10 тиенлек иртәнге аш белән тәэмин ителгән, бу ботка һәм ипи белән баллы чәй. Өченче, дүртенче, бишенче тәнәфесләрдә бирелүче 31сум 70 тиенлек төшке аш өчен ата-ана түләгән. Бу рәвешле тукланганда, кереме яшәү минимумыннан аз булган гаилә балалары төшке аш өчен түли алмый, − диде район башлыгы.

Геннадий Емельянов шулай ук башка район мәктәпләрендә укучыларны тукландыру тәҗрибәсенең өйрәнелүе һәм ТР Мәгариф министрлыгы белән озак сөйләшүләр булуы турында хәбәр итте.

− Мин башкарма комитетка карар әзерләргә һәм бүген үк кул куярга куштым. Карар нигезендә, бушлай туклану исемлегенә дүрт һәм аннан күбрәк балалы гаиләләрне кертергә. Мәгариф идарәсеннән биргән мәгълүматларга караганда, бездә алрның саны 309. Шулай ук кереме яшәү минимумыннан аз гаиләләрне исәпләргә. Андый гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, шәһәрнең социаль яклау бүлеге мәгълүматлары буенча − 880 бала. Гомумән алганда, 1189 укучы.

Әйтергә кирәк, моңа кадәр аз керемле гаиләләр исемлеген составында мәктәп директоры, мөдир, социаль педагог, ата-аналар комитеты һәм мәгариф идарәсе вәкилләре булган комиссия ачыклый иде.

Сабина КАЧАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев