Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Укытучыларны нәрсә борчый?

7-9 августта Алабугада мәктәп укытучыларының VIII Халыкара фестивале булып узды. Быел ул мәктәп мәгарифендәге ысулларны яңартуга багышланган иде.

Фестивальгә 410 мөгаллим җыелды һәм 50дән артык модератор − Россия, АКШ, Германия, Израиль, Сингапур, Төркия, Словакия Республикасы, Әзербәйҗан, Беларусь Республикасыннан иң яхшы укытучы һәм галимнәр килде. Өч көндә укытучылар йөздән артык мастер-класс карады, тренинг һәм бәхәсләрдә катнашты, чыгышлар, Цветаева шигырьләре буенча моноспектакль, джаз оркестры концертын карады, "Фән төне" чарасына да өлгерде.

Фестиваль "Мәгарифнең киләчәге яисә киләчәк мәгарифе" темасына пленар утырыштан башланды. Анда ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Утырыш кара-каршы сөйләшү рәвешендә үтте, район башлыгы Геннадий Емельянов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, РФ Дәүләт Думасы депутаты, Милләтләр эшләре буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов, мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов эксперт булдылар.

Аралашуда аеруча борчыган мәсьәләләр күтәрелде. Мәсәлән, укытучылар әзерләүгә дәүләт заказының кимүе әйтелде.

− Өлешчә, безнең институтта гына соңгы биш елда укытучыларны әзерләүгә дәүләт заказы өч тапкыр диярлек кимеде, − дип билгеләп үтте КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон.

Илдар Гыйльметдинов әйтүенчә, чыннан да өлкә министрлыкларыннан күбрәк техник һөнәрләргә гариза килә, шул ук вакытта 2014 елда педагогик кадрларга 56,4 мең урын бүлеп бирелгән булган, 2017 елда - 61,4 мең урын.

− Үсеш 8 процент күзәтелә, әмма ул җитәрлек түгел. Моңа без үзебез гаепле, шуны аңларга кирәк, чөнки кадрларга заказ РФ Мәгариф һәм фән министрлыгыннан һәм төбәкләрдән килә. Димәк, үзебезгә гаризаларны яңадан карау тиешле, кайдадыр эшләп җиткермибез, − диде ул.

Сессиядә катнашучыларга сораулар буенча тавыш бирергә тәкъдим иттелән. Шуларның берсенә − "Мәктәпкә ир-ат укытучылар кирәк дигән фикер белән килешәсезме?" соравына күпчелек: "Әйе" дип җавап бирде. Республика мәктәпләрендә ир затыннан булган мөгаллимнәр укытучылар коллективының 7 дән алып 22гә кадәр процентын тәшкил итә. Бу уңайдан Чүпрәле районы алда бара. Ир-атларны мәктәпкә ничек җәлеп итәргә дигән сорауны ТР Дәүләт Советы рәисенә юлладылар.

− Иң кыен сорау, − дип елмаеп җавап бирде Фәрит Мөхәммәтшин. - Ир-атның күбесе авыл мәктәпләрендә эшли, чөнки анда шәһәрдәге кебек югары хезмәт хаклы эш урыннары шактый аз. Бүген укытучы уртача 29251 сум акча ала, бу республика икътисады буенча уртачадан түбән. Без аны күтәрү бурычын куябыз һәм шуңа таба барабыз: 2011 елдан укытучыларның хезмәт хакын 50 процентка диярлек арттырдык. Ничек ир-атларны мәктәпкә җәлеп итәргә? Гаиләдә һөнәр сайлау буенча әзерлек мөһим. Укытучының эш хакын һәм аңа мөнәсәбәтне үзгәртү кирәк.

Алабуга мәгарифендәге яңалыклар хакында район башлыгы сөйләде:

− Алабугада укытучыларның һөнәри үсешенә һәрвакыт дикъкатьле игътибар бирелде. Бүген бу юнәлештә 11 методик проект тормышка ашырыла. Быел КФУның Алабуга институты белән тагын икесен үтәргә ниятлибез. Аның берсе - "Тикшеренүче укытучы" конкурс проекты: районның ике иң яхшы укытучысы мәктәп эше белән беррәттән, фәнни-эксперименталь эшчәнлек белән шөгыльләнәчәк, һәм ай саен 18 мең сум күләмендә өстәмә акча алачак. Икенчесе - "Яшь мөгаллим" гранты, анда 4 җиңүче булачак, аларга институт магистратурасында укыганда елына 30 мең сум акча биреләчәк.

Фестиваль кысаларында узган тарих һәм табигать фәннәре укытучыларының I Съездында Россия Фәннәр академиясенең Россия тарих институты директоры Юрий Петров, КФУ ректоры Илшат Гафуров катнашты.

Фестиваль ахырында форум эшенә йомгак ясалды, галимнәр һәм алдынгы укытучыларга рәхмәт белдерделәр, иҗади һөнәри ярышларда җиңүчеләр бүләк алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев