Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ул чын журналист иде

Кешеләргә искиткеч игътибарлы җитәкче, редакция эшен оста оештыручы редактор, авыр сугыш юлы узган фронтовик... төшенчәләре белән очрашканда, мин боларның иң якты чагылышы булган Вәгыйз абыйны искә төшерәм.

Фронтовик булуын беренче итеп телгә алырга кирәк булгандыр, бәлки, чөнки холкындагы бүтән сыйфатлар аның сугыш кырында күргән-кичергәннәренә нык бәйле иде кебек. Ул үзе дә фронттан гаиләсенә җибәргән хатларының берсендә: "Сугыш кешеләрне аңларга өйрәтә. Кан, үлем, җимереклек, мәрхәмәтсезлек күргән кешеләр акыл зирәклеге туплый. Мин дә хәзер элекке Вәгыйз түгел. 10 ай эчендә ике яралану, контузия алу, иң якын иптәшләрне югалту мине күпкә өйрәтте",- дип яза.

Ул күпләрне гәзит эшенә өйрәтү белән генә чикләнмәде, кирәк чакта яклый да белә, моңа кыюлыгы да, дәрәҗәсе дә җитә иде.

Бервакыт шулай гәзиттә бер авыл хәбәрчесенең тәнкыйть мәкаләсе басылгач, партия райкомының "үтә тырыш" инструкторы, тәнкыйтьләнгән колхоз рәисенең өстерүе буенча, автордан аңлатма яздырып алган. Вәгыйз абый шул хәлне хәбәрчеләрнең район киңәшмәсендә, партия райкомының беренче секретаре алдында күтәреп чыкты. "Хәбәрчеләр безгә бик кадерле алар, ялгышсалар, үзебез төзәтербез, аңа сезнең катышу кирәкмәс",- диде ул инструкторга. Бүген мондый кыюлык кемнәргә генә хас икән?

Кызганыч, Вәгыйз абыйга озакламый безнең районнан китәргә туры килде. Татар гәҗитләренең мөстәкыйльлекләрен җуеп, урыс телендә чыга торган төп гәзитнең тәрҗемәсенә әйләнгән еллар иде бу.

Көньяк-көнбатыш фронтның "Совет сугышчысы" гәзитендә берничә ел Мостай Кәрим, Мәхмүт Максудлар белән бергә хезмәт иткән, гомер азагына кадәр мәшһүр Мостай Кәрим белән якын дус булып калган Вәгыйз Вәлиевне Алабуга гәзите редакторының тәрҗемә буенча урынбасары итеп куйдылар.

"Редакциягә бик тә матур, яшь башкорт шагыйре Мостай Кәрим килде. Аның да хатыны, улы бар. Без аның белән бик тиз дуслашып киттек",- дип язган Вәгыйз абый аның белән беренче очрашуы хакында. Сиңа (ягъни хатыны Банатка), Асиягә (кызы), әнигә, әбиләргә миннән һәм якын дустым Мостайдан күп сәлам. Минем үз тормышымда аның кебек кешене очратканым һәм шулай хөрмәт иткәнем юк иде әле" - гаиләсенә юлланган хатта әнә шулай диелә.

Мостай Кәрим дә сугышчан каләмдәшен нык хөрмәт иткән, аңа беркайчан да абруйсыз гәзит хезмәткәре итеп карамаган. Менә мәшһүр шагыйрьнең, Вәгыйз абыйның үлеменнән соң, аның гаиләсенә язган хатыннан кайбер юллар: "Хөрмәтле Банат, балалар! Авыр хәсрәтле көннәрегездә сезнең янда була алмадым... Бүген дә сезне юатырлык сүзләр табу читен. Сабырлык бирсен инде сезгә, кадерлеләрем.

Вәгыйзнең үлемен мин дә бик авыр кичердем.Үзе белән минем тормышымның бер кисәген алып китте ул. Егет кеше иде Вәгыйз. Яхшы солдат булды, яхшы дус булды. Вәгыйзне искә алганда мине дә үзегезнең янда дип хис итегез".

Автордан.

Болар Балтач район гәзите хезмәткәре булып озак еллар эшләгән матбугат ветераны Рәфыйк Шәрәфиевнең май аенда "Мәдәни җомга"да чыккан район гәзитләре абруена кагылышлы язмасыннан алынды. Без бу турыда язган идек инде, шунлыктан ул үзебезнең өлкән буын укучыларыбыз өчен таныш булмаган фактлар түгел, бу турыда яшьләр дә белеп торсын. Бүген Кайгы һәм хәтер көне буларак, әлеге язма коллективта эшләп бакыйлыкка күчкән сугыш һәм хезмәт ветераннарына хәер-дога булып ирешсен.

Әйе, Вәгыйз абый кебекләр район гәзитләре редакцияләрендә аз булмады, республикада чыга торган гәзит-журналлардагы талантлы каләм ияләренең дә күбесе әнә шул "районкалар" җирлегендә үсте. Республика гәзитләрендә булмаса, шушы җирлектә һәм республикада танылган каләм ияләре булып китте. Хәер, сүз бүген алар турында түгел.

Үзәк гәзитләрдә районда чыга торган басмаларны "абруйсыз районкалар" итеп караучыларга җавап йөзеннән чыккан бу мәкаләдә чынлыкта җирле матбугат басмаларының шул абруйлы газеталар өчен донор булып торганын гына күрсәтәсе һәм кайчандыр шушы газетада эшләп киткән хезмәттәшләребезне искә аласы, хезмәтләрен зурлыйсы, укучыбызга җиткерәсе килгән иде.

Кояш ГАБИДИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев