Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Унсигезем тулмаган, аракыга ис китми

Алабуга кибетләренең берсендә сатучы балигъ булмаган ике кызга бер шешә шампан шәрабе сатып җибәргән.

18 яше тулмаган яшьләргә исерткеч эчемлекләр сату фактларын ачыклау максатыннан уздырылган чираттагы рейд барышында балигъ булмаганнар белән эшләүче хезмәткәрләр шәһәрдәге өч кибеттә булган. Шуларның берсендә балаларга спиртлы эчемлек сату факты теркәлгән.

Тикшерү барышында инспекторлар беренчеләрдән булып Мәскәү урамындагы "Азалия" кибетенә сугыла. Монда "алдавыч" буларак, 14 һәм 17 яшьлек ике кыз кибеткә җибәрелә. Алар сатучыдан составында алкоголь булган коктейль сорый, әмма сатучы бирүдән баш тарта һәм хәтта кибеттән чыгып китүләрен таләп итә.

Бу очракта сатучы сәүдә кагыйдәләрен бозмый. Шулай ук 4 нче микрорайондагы "Арбат" кибетеннән дә спиртлы эчемлек алу бәхетенә ирешеп булмый. Ә менә "Арбат" янәшәсендә урнашкан "Триумф"та исерткечне бернинди каршылыксыз кулга тоттыралар. Кыз кибеткә полиция хезмәткәрләре белән кире әйләнеп кергәндә, прилавка артындагы сатучыдан җилләр искән: ул ярдәмче хуҗалык бүлегенә кереп яшеренгән икән. Икенче сатучы исә югалып кала һәм кулдашының кесә телефонына шылтырата. Закон бозган сатучы яңадан эш урынына килеп басарга мәҗбүр була. Хәер, ул үзен һич кенә дә гаепле тоймады һәм акланырга тотынды. Имеш, ул аларга 20 яшьләр тирәсе дип уйлаган, документларын сорарга башына да килмәгән, оялган күрәсең. Ә менә бу кызлар урынында аларның үз балалары булса, нишләрләр иде икән?

Сатучының законга сыймаган әлеге адымы беренчесе генә булганлыктан, ул штраф түләп кенә котылып калды. Әгәр ярты ел дәвамында тагын шулай балигъ булмаганнарга исерткеч сата икән, аңа карата җинаять эше кузгатылачак. Сүз уңаенда шунысын әйтергә кирәк, ноябрь аенда шундый биш, ә ел барышында100дән артык административ беркетмә төзелгән.

Сәрия Исламова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев