Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урман-техник көллиятендә ниләр бар?

95 еллык тарихы булган Лубян урман-техник көллиятендә белем алучы студентлар урман һәм урман-парк хуҗалыгы, бакча-парк һәм ландшафт төзелеше, икътисад һәм бухгалтерлык исәбе белгечлекләрен үзләштерә.

- Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше белгечләренең беренче чыгарылышы 2013 елда булды. Әлеге һөнәргә сорау соңгы вакытта аеруча зур. Студентлар Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә генә түгел, Удмуртия һәм Киров өлкәсендә дә практикалар узалар, белем алуларын югары уку йортларында дәвам итәләр, - ди көллият директоры Афанасий Данилов.
Бүген көллияттә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдретдинов һәм бер төркем журналистлар булып китте. Министр урынбасары көллиятнең матди-техник базасы, уку-укыту кабинетларының торышы белән танышты, музейда булды, WorldSkillsRussia "Яшь һөнәрчеләр" ачык регионара чемпионатта "Ландшафт дизайны" юнәлеше буенча катнашачак укучылар белән очрашты.
- Без көллиятнең дүртенче курсында белем алабыз, бакча-парк һәм ландшафт төзелеше белгечлеген үзләштерәбез. Бик кызыклы һәм кирәкле һөнәр сайлавыбызга бик шатбыз. Узган ел "Яшь һөнәрчеләр" чемпионатында да катнаштык, безнең команда - икенче, ә икенче бер командабыз өченче урынны яулады, - диләр Ангелина Толмачева һәм Александр Блохин. - Чемпионатта сызымны "уку", кирпеч, брусчатка салу, төрле үлчәмдәге такталар кисү һәм башка биремнәрне үтәргә туры килде. Шулай ук сыйфат, техника куркынычсызлыгын саклау, командада эшләү дә исәпкә алынды.
Быел да егет-кызларыбыз 1-3 февральдә Казанда узачак "Яшь һөнәрчеләр" ачык регионара чемпионатта сынатмаслар, дип уйлыйбыз. Чөнки бәйгегә әзерлекне инде сентябрь аенда ук башлаганнар. Бүгенге көндә алар гамәли эшләр өчен махсус җиһазландырылган бүлмәдә шөгыльләнәләр: сызымда күрсәтелгәнчә брусчатка салалар, агач басма ясыйлар, кирпечтән чәчәк утырту өчен махсус клумба әзерлиләр. Гамәли эшләрне директорның хуҗалык эшләре буенча урынбасары Наил Сираҗетдинов һәм укытучы Наталья Сираҗетдиновалар алып бара.
Алсу ИДРИСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев