Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Уртак түбә астында

Кичә Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельяновның шәхси сораулар буенча халыкны чираттагы кабул итүе булды.

Мөрәҗәгать белән өч кеше килгән иде.

- Тугаров урамы буенча 22 нче йортта яшәүчеләрдән хат яздык, имза җыйдык. Температура җөендә җимерелүләр бар һәм бишенче каттагы бер фатирда түшәм каралып беткән, яңгыр яуган саен, фатир хуҗасы идәнгә чиләк, табаклар тезә, бүген ТКХ Департаментыннан килеп, фотога төшереп киттеләр. Моннан тыш, ул фатирның ут чыбыгында кыска ялганыш килеп чыкты, - ди Роза Гаврилова.

Мондый хәл ул подъездда гына түгел икән, аның әйтүенчә, башкаларында да түбәдән су үтәдән интегәләр.

- Түбә ишелеп төшүдән куркабыз, - дип өстәде Вәгыйзь кызы.

- Бу алты подъездлы биш катлы йорт элек торак милекчеләре ширкәте "Прометей"га карый иде. Бүген без аларны кайбер төр эшләр буенча капиталь төзекләндерүгә кертә алсын өчен, алар капиталь төзекләндерү буенча түләүләр буенча төбәк операторга күчәргә тиеш. Алар әле күчмәгән. Биш ел элек анда йомшак түбә төзекләндерелгән булган, - ди ТКХ һәм төзелеш Департаменты директоры Василий Филиппов.

- Сезгә хәзер кышка әзерләнергә кирәк, чөнки салкыннар китсә, түбә җимереләчәк. Торак милекчеләре ширкәте рамкаларындагы түләүләргә күчкән очракта, без сезне капиталь төзекләндерүгә кертәбез, ләкин сез барыбер бу һәм киләсе елга эләкмисез, бары тик 2019 елга гына. Ә бүген үз көчегез белән йортны төзекләндереп торырга кирәк. Ул яхшы йорт, анда "Прометей"ның элекке рәисе тарафыннан бик күп эшләр башкарылды, - дип мөрәҗәгать итте Василий Николай улы Роза Гавриловага.

Роза Вәгыйзь кызы йорттагы 84 фатирда яшәүчеләрнең барысының да акча җыюда катнашасына шикләнәнүен белдергәннән соң, Геннадий Емельянов:

- Анда яшәүчеләрнең яртысы гына бар йортны тота алмый бит инде, төзекләндерүгә барыгыз бергә алынырга тиеш, - диде. - Күршеләр хисабына яшәп булмый.

Гүзәл Камалетдинова - инвалид бала анасы. Аны район башлыгы янына подъездларында коляскалы инвалидлар хәрәкәт итә алырлык пандус һәм тотынгычларның булмавы китергән.

- Улыма 12 яшь, авырлыгы 40 килограмм. Аны урамга алып чыгып йөргәндә, беренче катка баскычтан күтәреп менгерергә кирәк, безгә физик яктан да, мораль яктан да бик авыр. Бер тапкыр егылдык та инде икәүләп. Пандус булса, яхшы булыр иде, - диде ул.

Инвалид бала тәрбияләүче ана, пандусның уңайлы булуын да үтенде.

- Исем өчен генә булмасын, файдалана торган булсын. Текә пандустан хәрәкәтләнү авыр, - ди ул.

Идарәче компания хезмәткәре сүзләренчә, 10 көн эчендә бу эш башкарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев