Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урыссуда февраль аенда яңа гимназия ачыла

Районда соңгы тапкыр яңа мәктәп моннан 16 ел элек – 2001 елда Кече Урыссуда ачылган.

Февраль башында шәһәр тибындагы Урыссу бистәсендә (Татарстанның Ютазы районы үзәге) яңа гимназия ачыла.

2017 елның июнендә булачак гимназиянең нигезенә беренче таш салынды. Ул чагында әлеге чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашкан иде. Ул объектны файдалануга тапшыру тантанасына да килер, дип көтелә.

Районда соңгы тапкыр яңа мәктәп моннан 16 ел элек – 2001 елда Кече Урыссуда ачылган. Урыссудагы яңа мәктәпкә бистәдәге гимназия һәм 4нче урта гомуми белем бирү мәктәбе күченәчәк. Әлеге уку йортлары Бөек Ватан сугышыннан соң төзелгән иске биналарда урнашкан.

Яңа мәктәптә 27 уку кабинеты, остаханәләр, башлангыч сыйныф укучылары өчен уен бүлмәсе бар.

«Биредә гимназия класслары да, гадәти һәм инглиз теле тирәнтен өйрәтелә торган сыйныфлар да булачак. X-XI сыйныф укучыларына профиль белеме (аграр, социаль-гуманитар, физик-математик профиль) биреләчәк, шулай ук универсаль класслар да бар», - диде район мәгариф бүлеге башлыгы Гүзәл Гыйләҗева.

Мәктәптә 400гә якын бала белем алыр, дип көтелә. Гимназия һәм 4нче мәктәп укучыларыннан тыш, өч автобус көн саен Иске һәм Кече Урыссу авыллары, Подгорный бистәсеннән балаларны мәктәпкә алып киләчәк. 

ЧЫГАНАК: http://tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев