Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Узган атнада шәһәрдә җылылык һәм кайнар су челтәрләрендә 25 авария теркәлгән

Шуларның 12се кайнар су, 13е җылылык белән тәэмин итүгә кагыла.

Бу турыда эшлекле киңәшмә барышында Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе директоры Валерий Гурьянов хәбәр итте.

4-12 нче микрорайоннарда, Танайка мәхәлләсендә, 2 нче кварталда һәм шәһәрнең аскы өлешендә авария очраклары теркәлгән. Тик бүгенге көнгә шәһәрдә җылы бирелмәгән бер генә йорт та юк, дип ышандырды югары трибунадан җитәкче.

  • План буенча үткәрелә торган төзекләндерү кампаниясе тәмамланды, һава торышы алга таба да ремонт эшләрен үткәрергә мөмкинлек бирми.

Валерий Гурьянов әйтүенчә, ремонт кампаниясе барышында барлыгы 13 километр 936 метр торба алыштырылган. Шуның 10 километрдан артыгы җылылык, 3 километры - кайнар су белән тәэмин итү челтәрләре.

Әйләнеч шоссе урамындагы 25 нче һәм 39 нчы йорт (3нче подъезд), Интернациональ урамындагы 8 нче һәм 4 нче йортларда ПТС гаебе белән кайнар су челтәрләрендә авария барлыкка килгән.

Валерий Гурьянов индивидуаль җылылык пунктларын кую эшләренең барышы белән дә таныштырды. 8 нче микрорайонның 24 йорты, 11 нче микрорайонның 5 йортында яшәүчеләр ИТП булмаганлыктан, кайнар сусыз җәфа чигәргә мәҗбүр.

Шимбә көнгә алынган мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә шәһәрдә 89 индивидуаль җылыту пунктының 46сы куелган, шуларның 37се эшли. Хәзерге вакытта тагын 4 ИТПны кую эшләре бара, 24 шундый җиһаз складка кайткан. Исегезгә төшерәбез: ИТПлар йорт подвалына куела. Тик шәһәрдәге кайбер йортларның подваллары булмаганлыктан ИТПны ишегалдына контейнер белән куячаклар. Шәһәрдә шундый 19 контейнер куелачак.

Җылылык челтәрләре директоры әйтүенчә, йортларның болай да тар булган ишегалларында урынны экономияләү максатыннан кайбер җирдә ике йортның җылыту пунктын бер контейнерга урнаштырачаклар.

  • Соңыннан аңлашылмаучанлыклар булмасын өчен, бер контейнерга ничә җиһаз урнаштырырга җыенуыгыз халык белән килешенгән булырга тиеш, - диде шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельянов.

Җитәкчеләр җылыту пунктларын Яңа елга кадәр урнаштырып бетерергә вәгъдә итә.

Фәридә Әскәрова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев