Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Велосипедларның санын алу җинаятьләр санын киметте

Ел башыннане алып, Алабуга районында суд хөкеменә наркотиклар әйләнеше белән бәйле 43 җинаять эше җибәрелгән.

Мартта Әлмәт шәһәрендә яшәүче бер төркем ачыкланган, алар Алабугада наркотиклар сату белән шөгыльләнгәннәр. Июньдә ике кеше - 14 яшьлек кыз һәм 21яшьлек егетне тотканнар, алар Алабуга, Түбән Кама, Әлмәт һәм Чаллыда наркотиклар тараткан. Бу турыда тәртип бозуларны кисәтү буенча Ведомствоара комиссиянең дүшәмбедә булып үткән киңәйтелгән утырышында ЭЭМ Алабуга районы буенча наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлеге башлыгы Артем Волков хәбәр итте.

ЮХИДИ башлыгы Илназ Вәлиев чыгышы транспорттагы иминлеккә багышланган иде. Бу мәсьәлә 3әй районында килеп чыккан, 14 кешенең гомерен өзгән автобус һәлакәтеннән соң бигрәк тә мөһим. Агымдагы елның 9 аенда районда автобус йөртүчеләр тарафыннан 205 тәртип бозу теркәлгән, 41 вазифаи һәм юридик зат административ җаваплылыкка тартылган.

Автобуслар белән булган вакыйгаларга килгәндә, аларның сәбәбе, кагыйдә буларак, юлда тиешле араны сакламау, хәрәкәттә катнашучы башка транспортка юл бирмәү, тизлек тәртибен бозу.

- Керем артыннан куып, маршрут чараларын йөртүчеләр тизлекне арттыра, хәрәкәт юнәлешен үзгәртә, бу пассажирларны җәрәхәтләүгә китерә. Автобус йөртүчеләрнең хезмәт хакы сатылган билетлар күләменнән бәйле чакта, хәлне үзгәртеп булмас. Планлы күрсәткечләргә бәйләнмәгән хезмәт хакы турында мәсьәләне хәл кылырга тәкъдим итәм, - диде ЮХИДИ башлыгы.

Районның Балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегендә 129 гаилә һәм 88 яшүсмер кисәтүю исәбендә тора. Бүлек башлыгы вазифаларын башкаручы Надежда Назарова китергән мәгълүмәт буенча, 16-17 яшьлек чор иң кыенлыклар тудырганы, шушы яшьтәге 30 яшүсмер исәптә. Аларны бирегә китергән сәбәпләрнең иң киң таралганы - спиртлы эчемлекләр куллану.

Ел башланганнан бирле балигъ булмаганнар 15 җинаять кылган, аларның күпчелек өлеше урлау белән бәйле. Шунысын да әйтергә кирәк, быел яшүсмерләр законны сирәгрәк боза. Полиция башлыгы урынбасары Айдар Мөхәмәтҗанов нәтиҗәле кисәтү ысулларының берсе белән уртаклашты. Мәгариф идарәсе белән берлектә, велосипедларның "санын алу" үткәрелгән, мәктәпләрдә бу төр транспорт ияләреннән идентификация номерлары җыеп алынган. Бу урлау очракларын тиз ачыкларга ярдәм итте, нәтиҗәдә - велосипедларны сирәк алып китәләр.

Мәктәп эчендәге исәпне алсак, мәгариф бүлеге башлыгы Ривал Зарипов сөйләвенчә, анда 104 бала теркәлгән. Шулай ук социаль яктан куркыныч хәлдә булган 13 гаилә белән дә эш алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев