Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ветераннарны кыерсыткан өчен — җәза

РФ Җинаятьләр кодексының 354.1 маддәсендә (милләтчелек реабилитациясе) үзгәрешләр бар, Федераль законның 59 санлысына дүртенче өлеш кертелгән, җәза катгыйланган.

Прокурор урынбасары Роберт Миңнегулов аңлатуынча, бу маддәдә каралган гамәлләрнең иҗтимагый куркынычлык дәрәҗәсе артканга, алар өчен җинаять җаваплылыгы кырысланган.
Шул рәвешле, РФ ҖК 354.1 маддәсенең 1 өлешендә, Бөек Ватан сугышы ветераннары хакында күрәләтә ялган хәбәрләр тараткан өчен җинаять җаваплылыгы кертелгән. 
Моңа кадәр иң зур штраф күләме 300 мең сум каралган булса, хәзер ул 3 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин. Шулай ук җәзаның өстәмә төре дә билгеләнгән — 3 елга кадәр аерым бер вазифаларны башкару яисә аерым бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү.
2 өлештә «хезмәттәге дәрәҗәдән файдаланып җинаять кылу», «алдан килешенеп бер төркем затлар яисә оешкан төркем булып», «массакүләм мәгълүмат чараларын яисә мәгълүмати-телекоммуникацияләр, шул исәптән Интернет челтәрен кулланып», «ясалма дәлилләр белән гаепләү» дигән бәяли торган билгеләр өстәлгән. Штраф рәвешендәге җәза арткан, аның күләме 2 миллион сумнан 5 миллион сумга кадәр (элеккесе 100 мең сумнан 500 мең сумга кадәр), аерым бер вазифаларны башкару яисә аерым бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан 5 елга кадәр мәхрүм итү кебек өстәмә җәза каралган.
3 өлештә Бөек Ватан сугышы ветеранының намусы һәм дәрәҗәсен кеше алдында таптаган өчен җинаять җаваплылыгы кертелгән.
4 өлештә штраф рәвешендә җәза күләме 2 миллион сумнан 5 миллион сумга кадәр яисә 5 елга кадәр мәҗбүри эшләр, яки шул ук вакытка иректән мәхрүм итү, аерым бер вазифаларны башкару яисә аерым бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан 5 елга кадәр мәхрүм итү кебек өстәмә җәза каралган.
2021 елның 5 апрелендә кабул ителгән 59 санлы Федераль закон шушы елның 16 апреленнән гамәлгә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев