Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Вәзгыятьне тирән аңлап эшләргә...

Шәхси сораулар буенча халыкны кабул итү вакытында Геннадий Емельянов 11 мәсьәләне тикшереп, тиешле карар кабул итә алды.

Аларның өчесе "Агрохимсервис", "Елабугадомстрой", "Энергожилсервис" кебек оешмаларның үз эшчеләренә хезмәт хакы түләмәүләренә кагылышлы иде. Һәр очрак аерым-аерым тикшерелде. Мәдәният йортына әлеге оешмаларның җитәкчеләре яки вәкилләре дә чакырылды. Шушында ук өлкән суд приставы һәм прокурор тиешле аңлатмалар бирде, ачыклык кертте. Район башлыгына ярдәм сорап кулына кечкенә баласын тоткан яшь хатын мөрәҗәгать итте. 2007 елдан Елена сабыйның әтисеннән алимент ала алмый, бу турыдагы суд карары үтәлми. Әлеге хәлне игътибар белән тыңлаганнан соң, район башлыгы аңа суд приставлары җитәкчесе белән очрашу билгеләде. Алга таба яшәү урынын яшереп, үз баласына яшәү мөмкинлеге тудырудан баш тартучы хәсрәт атаның эзенә төшәрләр, тиешле чарасын күрерләр дип ышанып калабыз.

Очрашуга Боз сараендагы хоккей түгәрәгенә йөрүче балаларның ата-аналары да бәхәсле мәсьәләне хәл итү өчен килгән иде. Әти-әниләр һәм хәтта спортчыларның әби-бабалары исеменнән килгән вәкил район башлыгына мөрәҗәгать укыды. Анда, аерым алганда, шәһәрдә хоккей белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбен булдыру һәм төрле ведомстволар арасында эш-гамәлләрнең үзара килешенгәнлеге, ярышларга бару өчен финанс бүлеп бирү һәм күнегүләр графигы булдыру зарурлыгы әйтелгән иде. Билгеле булганча, хәзер Алабуга хоккее "Татнефть" тарафыннан финансланмый башлады. Әлбәттә, моңа кабат ирешү өчен көч куярга кирәк булачак. Ата-аналарны тыңлаганнан соң, Г.Емельянов талаш алмасына әйләнгән ике структураны берләштерү турында приказ әзерләргә кушты.

Очрашуда коммуналь темага кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде. Шунысы кызыклы, Пролетар урамы, 2 нче йортта яшәүче Сөнгатулла Хисмәтуллин ОДНны берничә тапкыр киметү мөмкинлеге турында сөйләде. Моның өчен йортка җаваплы өлкәннәрнең ныклап эшкә тотынуы һәм һәр фатирның күрсәткечләрне бер үк көнне бирүе генә кирәк икән. Район башлыгы аның тәкъдимен шәһәр планеркасында тыңларга кирәк дип тапты.

Алия Кариева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250