Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа ел табынына форель балыгы

Кирәк булачак: Форель балыгы, сарымсак, бәрәңге, каймак, он, кишер, суган, көнбагыш мае, атланмай, тәмләткечләр.

Пешерү тәртибе:
Соус әзерлибез: майны салмак утта эретергә, майга вак итеп туралган сарымсак салырга, 1 аш кашыгы кыздырылган он, каймак салып яхшылап болгатырга. Соус куергач бераз су, тәмлеткечләр салып тагын бераз утта тотарга.
Угыч аша чыгарткан кишерне, туралган суганны майда кыздырып алабыз. Бәрәңгене түгәрәкләп, балыкны телемләп турыйбыз.
Майланган табага катлам-катлам бәрәңге, тоз-борыч, балык, кыздырылган яшелчәләр, соус салабыз һәм 180 градус кызулыкта 40-45 минут духовкада пешерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев