Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа ел табынына каз, үрдәк һәм деликатеслар

Алабугада авыл хуҗалыгы продукциясе сату буенча ярминкәләр дәвам итә.

Үткән шимбәдә ярминкә янә 4нче микрорайонда “Мираж” сәүдә үзәге янында урнашкан иде. Биредә алабугалылар сөт һәм умартачылык продукциясе, яшелчә, ит, йомырка һәм башкаларны сатып ала алдылар.

Сүз уңаеннан, бу юлы алабугалыларның балыкка ихтыяҗы зур иде. Ярминкә ачылганчы ук балык алырга килүчеләрдән чират барлыкка килде. Сазан балыгын тиз арада алып бетерделәр.

Юрий Жигулин Морт урманчылыгында урнашкан үз умарталыгыннан бал, чәчәкле бал икмәге (перга), серкә, балавыз, прополис һәм башкаларны алып килгән иде.

– Бездә юкә балы да, башка төрле үләннәрдән ясалганы да бар.Бәяләр төрле: чәчәк балы – бер килограммы 400 сумнан, юкә балы – 450 сум (бер килограмм), кәрәзле балның бер килограммы – 600 сум, серкәнең 100 граммы –200 сум, бал икмәгенең 100 граммы – 250 сум.

Ярминкәдә катырып куелган җиләк-җимеш тә бар иде: кара миләш, сырганак, мүк җиләге, балан, кара җиләк, кара карлыган. Аларның 500 граммы – 100 сумнан 180 сумга кадәр.

Яңа ел өстәленә казның бер түшкәсе – 1500 сумнан 2500 сумга кадәр, үрдәк – 900 сумнан 1500 сумга кадәр, шулай ук каз бавырыннан паштет (бер килограммы өчен 350 сум), турап вакланган сарык ите (бер килограммы өчен 595 сум), ат ите (465 сум) һәм башкаларны сатып алырга мөмкин булды.

Ярминкәләр 28 декабрьгә кадәр сәгать 9дан сәгать 16га кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев