Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ядкәрләрдә – шагыйрь рухы

Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына, яңа милли шигърияткә, заманча татар теленә нигез салучы бөек шагыйрь буларак керде. Шагыйрьнең иҗат эшчәнлеге сигез ел гына дәвам итсә дә, ул 10 меңнән артык шигъри юллар (400 дән артык шигырь, 9 поэма) һәм 50 биткә якын проза әсәрләре язып калдырган.

Шәһәр Үзәк китапханәсе фондында тупланган Тукай җыентыкларының берничәсе белән генә таныштырып узасым килә.

Габдулла Тукай кебек, татарның рухи дөньясын биләп, аның иң сөекле баласы булу дәрәҗәсенә ирешкән тагын берәр бөек шәхес бар микән? Татарларга гына түгел, бөтен төрки халыклар өчен дә кадерле, мәртәбәле шагыйрь ул. Аның шигырьләре бик күп телләргә тәрҗемә ителгән. Тукайның 125 еллыгы уңаеннан "Газпром-Таттрансгаз - Казан" җәмгыяте коллективы шагыйрьнең сайланма әсәрләре тупланган бүләк-китап әзерләде. Китапта Габдулла Тукайның гасыр кичкән иң яхшы шигъри һәм чәчмә әсәрләре, шулай ук аларның рус телендә дөнья күргән тәрҗемә үрнәкләре туплап бирелә, ул сыйфатлы рәсемнәр белән бизәлгән.

"Ядкәрләрдә - Тукай рухы" - Татарстан Республикасы Милли музее җыелмасында Габдулла Тукайның мемориаль тупланмасы каталогы. Ул шагыйрьнең шәхси әйберләрен, төп нөсхә фотосурәтләрен, фотооткрыткаларын һәм үзе исән чакта дөнья күргән әсәрләрен үз эченә ала. Мемориаль тупланма Тукайның шигырьләре һәм портретлары белән баетылган. Басма киң даирә укучыга - шагыйрь иҗатын сөючеләргә, күпмилләтле Россия мәдәниятенең күренекле әһеленең иҗади мирасы белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә.

2015 елда басылып чыккан "Тукай-ядкярләрдә" дип исемләнгән ике томлык җыентык Тукайның тууына 130 елга чын мәгънәсендә бүләк, зур вакыйга булды. Шагыйрьнең вафатыннан соң 102 ел узгач дөнья күргән бу җыентыкта аның тәрҗемәи хәле, тормыш хроникасы, ул яшәгән мохит, аның дуслары-дошманнары, таныш-белешләре, туганнары-якыннары, үзе исән вакытында һәм вафатыннан соң язылган күп сандагы мәкаләләр, тәнкыйть, хатирәләр турында мөмкин кадәр тулы мәгълүмат китерелгән.

Җыентык "Шәхесләребез" сериясендә татар милләтенең танылган затлары турында тирән мәгълүмәтле, югары сыйфатлы, файдалы китаплар чыгару белән шөгыльләнүче "Җыен" фонды тәкъдиме һәм ярдәме белән башкарылган. Беренче томында Тукай турында туганнарының, замандашларының, дусларының кулъязмалары, истәлекләре, мәкаләләре тупланган. Аларның күбесе беренче мәртәбә тәкъдим ителә. Җыентыкның икенче томында Тукай турында тәнкыйди мәкаләләр, замандаш шагыйрьләрнең шигырьләре урын алган. Бу ике томлык җыентыкта барлыгы 670 берәмлек материал тупланган.

Китапханәдә баллар өчен бастырылган җыентыклар да шактый.

"Тукай иленә сәяхәт - Путешествие в мир Тукая" дип аталганында балалар өчен язылган шигырьләре, әкиятләре татар һәм рус телләрендә бастырылган. Шагыйрь тормышына, иҗатына кагылышлы мәгълүмәт балаларга аңлаешлы итеп бирелгән. Ә инде рәссамнарыбызның аның әсәрләренә ясаган рәсемнәрен күреп һәрберебез шаккатарлык.

Халыкара "ПЕН-клуб"ның "Татар ПЕН -үзәге" бөек шагыйребезнең тууына 125 елга багышлап Тукайның атаклы өч әкиятен татар, рус, төрек һәм инглиз телләрендә аерым китап итеп бастырып чыгарды. Әлеге китапка Г.Тукайның "Шүрәле", "Кәҗә белән сарык" әкиятләре һәм "Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш" әсәре кергән. Тукай балаларга дөньяви белем бирү белән бергә, аларда кешелеклелек, намуслылык, эшкә, хезмәткә мәхәббәт кебек гүзәл сыйфатлар тәрбияләргә омтыла. Шагыйрь күп кенә әсәрләрен туган якка, аның табигатенә, уңган кыз һәм егетләренә җылы мөнәсәбәтен җиткерергә тырышкан. Без дә үз чиратыбызда бөек Тукаебыз шикелле, тарихыбызны белеп, туган телебезне яратып яшәргә тиеш.

Тукай иҗатына һәм тормыш юлына багышланган китаплар китапханә фондында чиксез күп. Әлеге китаплар белән тирәнрәк танышу өчен, сезне Үзәк итапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә көтеп калабыз. Рәхим итегез!

Раушания ВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев