Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яхшылык җирдә ятмый

16 августта Алабугада "Мәрхәмәтлелек эстафетасы" башланды. Аның барышында үткәрелә торган чаралар кечкенә Захар Афсарига ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

- Күптән түгел генә Дуслык көне уздырдык, анда бик күпләр катнашты. Чара вакытында "Мәрхәмәтлелек эстафетасы" пректы барлыкка килде. Захар Афсарины тернәкләндерүгә акча җыярга уйлыйбыз. Иң беренчеләрдән аңа булыша башлаган идек. Алаг таба мөмкинлеге чикләнгән балаларның башкаларына да хәйрия ярдәме оештырылачак. Без "Мәрхәмәтлелек эстафетасы" "ВКонтакте" төркеме булдырдык, анда ярдәмгә мохтаҗ балалар һәм үткәрелгән чаралар турында мәгълүмәт куелачак, - ди мөмкинлеге чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен җәмәгать төбәк оешмасы "Мәрхәмәтлелек планетасы" рәисе Таңсылу Хөснуллинаг.

Әлеге оешма һәр айның соңгы җомгасында декоратив-кулланма иҗат эшләнмәләреннән сату ярминкәсе үткәрә.

- Без алабугалыларны чарага кушылырга чакырабыз, - дип өстәде Таңсылу Хөснуллина.

Захар Афсарига 4 яшь. Аңа "Веста синдромы" диагнозы куелган. Аны Санкт-Петербургта тернәкләндерү өчен акча җыю ачылды. 155200 сум акчаны быелның 2 октябренә кадәр җыеп бетерергә кирәк.

- Санкт-Петербурта "Прогноз" клиникасы бар. Без аңа зур өмет багълыйбыз. Ул Захар кебек балалар белән эшли. Алга таба нишләргә икәнен белү өчен, безгә анда булышуларын телибез. Захар физик яктан сәламәт булса да, үсеше тоткарлана. Аңа хисси-психологик халәт ягыннан булышу мөһим. Тернәкләнү үзе генә дә 155 мең сум тора, баруга һәм яшәүгә дә акча кирәк. Безгә акча җыярга тырышкан һәр кешегә рәхмәтлебез, - ди Захарның әнисе Ирина.

27 августта Алабуга шәһәрлегендә "Матурлык һәм яхшылык объектив күзләре белән" дип аталган хәйрия фотосессиясе булачак. Аны тормышка ашыру яшь актив фотографларга, йөз бизәү һәм чәч ясау осталарына, фото урынын бизәүчеләргә, киемнәр прокаты җитәкчеләренә ышанып тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев