Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яхшылыктан башка яшәү авыр

"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" барышында чираттагы чара 10нчы мәктәптә үтте.

Бирегә кунакка "Астра" тернәкләндерү үзәге һәм "Яңа йорт" социаль приюты балалары килде. Алар бу мәктәп укучылары белән бергә, яхшылык, дуслык, мәхәббәт һәм үзара ярдәмләшүнең никадәр мөһим булуын белдереп, концерт номерлары күрсәтте.

Мәктәп директоры Роза Салихова билгеләп үткәнчә, чара шушы мәктәпнең иреклеләре фикере буенча оештырылган.

− Без - 10нчы мәктәпнең тату гаиләсе - сезне үзебездә күрүгә бик шат. Бездә ошар, һәм тагын килерсез дип өметләнәбез, − диде ул кунакларга.

Концерттан соң, балаларга пасха кәрҗинен әзерләүдә мастер-класс һәм сенсор бүлмәдә шөгыль тәкъдим ителде.

− Миңа биредә бик ошады, − ди 7 яшьлек Диана Кузнецова. - Балыкларны күзәтү һәм теләк теләү иң кызыгы булды.

Бер сәгатьтән артык вакыт эчендә балалар дуслашып өлгерде һәм рәхәтләнеп төрле темаларга аралашты.

− Мәрхәмәт эшләү мөһим, аннан башка яшәве авыр булачак, әмма ярдәм сорарга өйрәнү тагын да әһәмиятлерәк, − дип саный 7 сыйныф укучысы Елена Дроздова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев