Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Янгын сагы ничек эшли?

Күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы Владимир Соборнов хәбәр итүенчә, бүген АМР авыл торак пунктларында 18 ирекле янгын командасы, 10 ирекле янгын дружинасы булдырылган, алар янгын сүндерү техникасы һәм чаралары белән тәэмин ителгән.

Райондагы корылмаларны һәм торак йортларны янгыннан саклауда ирекле янгыннан саклау бүлекчәләре мөһим урын алып тора. Дружиналар авыл җирлекләре һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан оештырылган.

Ирекле янгын сагы бүлекчәләренең матди-техник яктан тәэмин ителешенә җирле үзидарә органнары һәм закон белән тыелмаган башка ярдәм булыша.

Үз эшләренә җаваплы каручылар арасында Олы Елово (авыл җирлеге җитәкчесе Александр Машанов), Иске Юраш (Ренат Юнысов, "Яңа Юраш" агрофирмасы директоры Хәлил Сабирҗанов булышлыгы белән), Олы Шүрнәк (Николай Каишев), Морт (Фәиз Закиров) һ. б. ирекле янгын дружиналарын атарга була. Ирекле янгынчылар көн саен эштә. Теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килү максаты белән, бүлекчәләрдә тәүлек буе сак тору оештырылган. Кыенлыкларга карамастан, ирекле янгынчылар техниканы әзер тота, алар үз эшенә чын күңелдән бирелгән.

Янгынчыларның оперативлыгы елдан-ел арта. 2015 елның маенда Алабуга муниципаль районында "Иреле янгын сагының ий яхшы бүлекчәсе" исеменә ярышларда бөтен республикадан бүлекчәләр катнашты. Ярышлар нәтиҗәсе буенча Алабуга районы иреклеләре беренче урынны алды һәм янгын автомашинасы белән бүләкләнде.

Әйтергә кирәк, федераль закон нигезендә, 18 яшьлек һәр физик зат ирекле янгынчы була ала, тик моның өчен янгыннарны кисәтү һәм аларны сүндерү белән бәйле эшләрне башкарырлык ныклы сәламәтлек кирәк.

Хәзерге көндә ирекле янгын сагы эшчәнлегенең җәмгыятьтә гомуми куркынычсызлык тәрбиясен үстерү, янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләрендә граҗданнарда җаваплылык тәрбияләүдә әһәмияте бәхәссез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев